Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Көн саен укый торган зикерләр

«Әстагъфируллааһ» Аллаһның гафу итүен сорыйм.

 

“Сүбхәәнәллааһ”

Аллаһ бөтен кимчелектән пакъ. 

“Әлхәмдүлилләәһ”

Бөтен мактау-шөкер Аллаһка. 

“Аллааһу әкбәр”

Аллаһ барыннан да бөек. 

“Сүбхәәнәллааһи вә бихәмдиһии.

Сүбхәәнәллааһиль – Газыыйм”. (иртә-кич йөз тапкыр).

“Әстагъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи”

“Ләә хәүлә вә ләә куввәәтә илләә Билләәһ”

 (көненә 100 тапкыр). Бу зикер – җәннәт хәзинәсеннән, кешегә көч-куәт бирә, проблемаларны чишәргә ярдәм итә.

“Ләә иләәһә илләллааһу вәхдәһүү ләә шәриикә ләһүү; Ләһүль-мүлкү, вә ләһүль-хәмдү вә һүвә гәләә күлли шәй-ин кадиир”. 

Көненә йөз тапкыр әйтүчегә йөз изгелек языла, йөз гөнаһы гафу ителә. Һәм бу көнне изге гамәлдә аны беркем дә уза алмый, фәкать күбрәк әйтүче генә моңа ирешә ала.

Һәр намаздан соң 33әр тапкыр әйтү гөнаһлар гафу ителүгә сәбәп була, бәрәкәткә ирештерә. Телгә җиңел, мизанда авыр булган бу зикер-тәсбихләр белән җәннәт агачлары утыртыла, җәннәт сарайлары төзелә. Даими кабатлау күңелне тынычландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев