Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Корбан чалу тәртипләре

Корбан бәйрәме зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә үткәрелә. Быел Корбан бәйрәме 6 июнь, җомга көненә туры килә. Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Корбан бәйрәмен үткәрү буенча оештырылган киңәшмәдә «Гаиләдә күпмедер бурычтан тыш акча бар икән, мөселман гаиләсендә бер сарык корбан итеп чалынырга тиеш», диде.

-Гает намазына бара алмаган кеше мәчеттә гает намазы укып аннан халык таралганнан соң гына корбан чала ала. Әгәр әлеге кагыйдә үтәлмәсә, корбан гадәти нәфел корбаны гына булачак. Корбан бәйрәме 3 көн дәвам итә. Алда безнең район, авыл Сабантуйлары. Пәйгамбәребезнең корбанны беренче көнне чалырга тырышканын да истә тотыйк. Корбан кояш баеганчыга кадәр чалынырга тиеш,- дип, Руслан Мортазин дини гореф-гадәт турындагы кагыйдәләр белән таныштырды .

Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач укыла.

Корбан гаете - хаҗ тәмамлануын билгеләгән мөбарәк ислам бәйрәме

Корбан бәйрәме ир кешеләргә госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда – «Аллааһү əкбəру, Аллааһү əкбəр. Лəə илəəһə иллəллааһү, үəллааһү əкбəр, Аллаһү əкбəр үə лиллəһил-хəмд» (Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек һәм Аллаһка мактаулар булсын!) сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

Корбан чалу хөкемнәре һәм үтәлергә тиешле шартлар

  • Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамәл санала.
  •   Бу эшкә тотынган кешенең үз акылында, балигъ яшендә булуы, сәфәрдә булмавы шарт. Әгәр дә инде мөмкинлеге чикле икән, гөнаһ юк.
  •  Һәр гамәлдә ният мөһим. Корбан чалу бары бер ният – Аллаһы ризалыгы өчен дип башкарыла.

 

Корбанга чалына торган  хайваннар

  • Сарык, кәҗә, сыер, үгез, буйвол, дөя.

 

Калган хайваннар корбанга ярамый. Корбанлык хайванның кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Нигездә, сарык яисә кәҗә сую хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Әгәр дә сарык ярты еллык, әмма көр һәм таза, бер еллык кебек икән, андый да ярый. Әре мөгезле хайваннар 2 яшьлек, ә дөя 5 яшьлек булырга тиеш.

Эре мөгезле хайван, дөя бер кешедән дә, 7 кешедән дә чалына ала. Бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми.

Корбанга дигән хайванның кимчелекләрсез булуы яхшы

 Корбан чалырга зыян китерә торган кимчелекләр:

  1.  Бер күзе яки ике күзе дә дөм сукыр;
  2. Аксаклыгы берәр урынга барып җитәр өчен комачау итә;
  3. Бер яки ике колагы да тулысынча киселгән;
  4.  Күпчелек тешләре юк;
  5.  Бер яки ике мөгезе төптән сынган;
  6. Койрыкның ярты өлешенә яки аннан да күбрәгенә зыян килгән;
  7. Имчәкләре юк;
  8. Бик талчыккан хәлдә яки хәлсез;
  9.  Тумыштан колаксыз яки койрыксыз;
  10. Көтүдәге калган хайваннарга кушыла алмаслык дәрәҗәдә котырынган;
  11. Нәҗес (чиста булмаган ризык) белән даими тукланган.

Корбан чалу рәвеше

Башта тыныч кына корбанны чалынасы урынга илтеп җиткерергә кирәк. Аннары газап кылмыйча, сул ягына яткырасы һәм башын кыйблага борып куясы. Вак мөгезле хайванның арткы уң аягыннан кала өч аягы да бәйләнә. Чаласы кеше ниятен әйтә (мәсәлән, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан Аллаһ ризалыгы өчен чалырга ниятлим), янәшәдәгеләр тәкбир әйтә.

 Шуннан «Әл-Әнгам» сүрәсенең бер өлеше укыла (162-163нче аятьләр): «Әгузу билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһи-рахмәнир-рахим. Кул иннә саләти вә нусуки вә мәхъйә вә мәмәти лилләһи Раббил галәмин…» («Әйт: «Дөреслектә, минем намазым, гыйбадәтем Аллаһка, яшәвем дә, үлемем дә Галәмнәрнең Раббысы ихтыярында, Аңа тиңдәшләр юк»). Моннан соң: “Бисмилләһ Әллаһү әкбәр”,- дип хайван чалына һәм дога кылына.

Корбан итен тарату тәртибе

Итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше корбан чалдыручының гаиләсенә кала.

Корбан чалу хикмәте һәм файдасы

  • Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә. Коръәндә язылган: «Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер» (“Хаҗ” сүрәсе, 37нче аять).  Шулай ук корбан Исмәгыйь галәйһиссәләм кыйссасын искә төшерә, аның коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта.
  •  Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә, мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев