Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Кыйбла

Корбан гаете 27 май көнне иртәнге 5:00 сәгатьтә Коръән Кәрим уку белән башлана

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим! Мөхтәрәм мөселман дин кардәшләр!

 

Көтеп алган мөкатдәс бәйрәмебез — Корбан гаете җитә.

Корбан тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим галәйһиссәләмнең эшен дәвам итеп, ахирәттә Сиратны атланып кичү, гөнаһ-хаталарның ярлыкануы өчен чалына. Корбан Аллаһыны искә алу һәм Аның ризалыгына ирешү өчен әмер ителгән.

Районыбызның мәчетләрендә гает намазы 27 май көнне иртәнге 5:00 сәгатьтә Коръән Кәрим уку белән башлана.

Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын! Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын!

Мәчетләребезгә рәхим итегез!

 

Актанышта корбан чалу урыны – “Сугаз” оешмасы территориясе артында. Фермерларыбыз китергән сарыкларны сайлап алып, чалдыру оештырыла.

 

Корбан чалдырырга теләге булган, әмма килә алмаган кешеләргә, телефон аша белешеп (89372834680 – хәзрәт), корбан чалдырырга һәм итен китертергә мөмкин булачак.

 

Актаныш мөхтәсибәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев