Корбанга нинди хайваннар чалынырга тиеш?
Корбан гаете якынлашкан чорда мөселманнар арасында корбан чалу тәртибе һәм аның шартлары турында сораулар еш кабатлана. Шул уңайдан Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин нисаб күләме, корбанга чалына торган хайваннар һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча аңлатма бирде.
Корбан чалу өчен нисаб күләме
Быел корбан чалу өчен нисаб күләме, бөтен бурычлар һәм төп ихтыяҗлардан тыш, 100 000 сум күләмендә билгеләнгән. Корбан нисабы 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, әгәр мөселман кешесенең кулында 100 мең сум күләмендәге ирекле милке (акча яки шулкадәр бәядәге кулланылмый торган өстәмә милек) булса, аңа корбан чалу мәҗбүри санала.
Белгечләр аңлатуынча, Рамазан ае алдыннан нисаб күләме 120 мең сум дип билгеләнсә дә, бу күрсәткеч көмеш бәясенә бәйле рәвештә үзгәреп тора. Үзәк Банк курсы нигезендә 595 грамм көмешнең сумдагы бәясе исәпләнә һәм шул нигездә корбан чалу өчен нисаб билгеләнә.
Корбанга нинди хайваннар чалына?
Шәригать буенча корбан итеп дөя, сыер (үгез) һәм сарык чалырга мөмкин. Гадәттә, 1 яшьлек сарык, 2 яшьлек сыер һәм 5 яшьлек дөя корбанга ярый.
Кайбер очракларда ярты еллык сарыкны да чалу турында сораулар туа. Әмма ул бары тик, әгәр хайван физик яктан бер яшьлек сарык зурлыгына җиткән булса гына рөхсәт ителә. Мондый хәлне бары тик тәҗрибәле белгечләр генә билгели ала.
Корбан хайванының башка шартлары
Корбанга әзерләнгән сарыкның йонын алу мәсьәләсе корбанның дөреслегенә тәэсир итми — мондый очракта да корбан кабул ителә.
Керем һәм милеккә карата караш
Корбан чалу мәсьәләсендә хезмәт хакының күләме генә түгел, ә кешенең кулындагы гомуми милек исәпкә алына. Әгәр бу милек нисаб күләменә җитә икән, хезмәт хакы аз булса да, корбан чалу мәҗбүри була.
Вафат булган кеше исеменнән корбан
Белгечләр әйтүенчә, иң элек кеше үзе өчен корбан чалырга тиеш. Вафат булган кеше исеменнән корбан чалу мәҗбүри түгел.
Корбан ел саен мәҗбүриме?
Әгәр Корбан гаете көннәрендә кешенең милке нисаб күләменә туры килә икән, корбан чалу ел саен мәҗбүри була. Бу сумма даими түгел, ул көмеш бәясенә карап үзгәреп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев