Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

«Мәүлид ән-Нәби» – Пәйгамбәр Мөхәммәднең салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килүе

Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 23 августта кояш баю белән башланды. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган ай булу белән истәлекле.

Һиҗрәт буенча агымдагы 1447 елда Мәүлид ае Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500-еллыгы белән истәлекле. Билгеле булганча, мөселман календаре сөекле Рәсүлебезнең ﷺ 53 яшендә Мәдинәгә һиҗрәтеннән башлана. 

 

«Мәүлид» сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «туу» дигәнне аңлата, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Пәйгамбәр Мөхәммәднең салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килүе.

Мәүлид – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. 

Сәхабәләр Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе белән бергә булган, барысы да аны яхшы белгән, шуңа күрә дә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында, аның яхшы холкы һәм өстенлекләре турында искә алу өчен махсус мәҗлесләр үткәрүдә зарурлык булмаган.

Табигыйннар чорында мөселманнар һәрвакыт һәм бар урыннарда да Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында сөйләгән. Аннан соң кешеләр Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) турында әкренләп оныта башлаган, һәм тәкъва галимнәр, мөселманнар Пәйгамбәрне салләллаһу галәйһи вә сәлләм онытмасыннар өчен, махсус мәҗлесләр оештырырга тәкъдим иткән.

Шулай итеп, Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү традициясе башланып киткән. Мәүлид көнен билгеләп үтү Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр уку, фәкыйрьләрне сыйлауны үз эченә ала.

Аллаһ Расүленең салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышы һәм пәйгамбәрлек миссиясе белән бәйле могҗизалы вакыйгаларны уку, сөйләү һәм тыңлау бик игелекле эш булып санала.

Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә андый вакыйгаларны сөйләргә яраткан.

Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең формасы үзе үк бары тик яхшылыкны гына күз алдында тота, чөнки кешеләр анда Аллаһы Тәгаләне зикер итү, Мөхәммәд пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көнен билгеләп үтү һәм шул уңайдан мөселманнарны Мөхәммәд өммәте итеп яратканы өчен шатлыкларын белдерү, Пәйгамбәргә салләллаһу галәйһи вә сәлләм салават әйтү һәм мөселманнар һәрвакыт, аеруча Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган айда шөгыльләнергә тиеш булган башка игелекле гамәлләр кылу өчен җыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев