Рәҗәб аенда ураза тотуның файдасы
2025нче елның 20нче декабрендә кояш баю белән Раҗәб аеның беренче көне кереп – ул безгә Рамазан ае якынлашуын искә төшерде. Ул 19 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Кеше рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, тәмугның ишекләре ябылыр, сигез көн ураза тотса, сигез оҗмах ишеге ачылыр, ун көн ураза тотса, барча хаҗәтләре үтәлер, догасы кабул булыр, унбиш көн ураза тотса, күктән бер кычкыручы: «Йә, ураза тоткан бәндә! Синең барча гөнаһларың ярлыканды, гамәл дәфтәрендә изгелекләр генә калды», – дияр. Әгәр бер кеше моннан арттырса, рәҗәб аенда Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр, шуңа күрә һәр мөселманга күбрәк изге эшләр, гыйбадәтләр кылу мәслихәт. Бу айның көндезләрендә ураза тотып, кичләрендә уяу торган кеше кабер газабы күрмәс диелә изге китапларда.
Раҗәб аеның 26сыннан 27сенә каршы кичәдә (2026нчы елның 15нче гыйнварыннан 16сына каршы төндә) – Мигъраҗ кичәсе, ягъни Аллаһ Илчесенең ﷺ күккә ашуы һәм аның Мәккәдән Кодүскә (Иерусалим) могҗизаи төнге сәяхәте белән истәлекле кичә. Моннан тыш, Аллаһ Раббыбыз Исра вә Мигъраҗ төнендә барлык мөселманнарга биш вакыт намаз, Кыямәт көнендә үз өммәте өчен Расүлебезнең ﷺ шәфәгать кылуын һәм “Әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләрен бүләк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев