Рамазан бәйрәме якынлаша
Мөхтәрәм милләттәшләр, дин кардәшләребез!
Күптән көтелгән изге Рамазан гаете якынлашты. Рамазан шәриф ае – рәхмәт, мәгъфирәт, сабырлык һәм изгелекләр ае булды. Ул безгә ризыкның кадерен белергә, мохтаҗларның хәлен аңларга өйрәтте.
Рамазан гаете 20 март – җомга көнне районыбызның барлык мәчетләрендә иртәнге 7.00 сәгатьтә Коръән уку белән башлана. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укыла.
Гает намазына кадәр фитыр сәдакасын биреп бетерергә кирәк. Быел фитыр сәдакасының күләме:
– урта хәллеләр өчен – 200 сумнан ким булмаска тиеш;
– зәкят түләүчеләр өчен – 1200 сум.
Тота алмаган ураза өчен фидия һәр көнгә 450 сум тәшкил итә.
Аллаһы Тәгалә бу изге айда тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне, биргән хәер-сәдакаларыбызны кабул кылсын.
Ураза бәйрәме тормышыбызга бәрәкәт, догаларыбызга ихласлык, күңелләребезгә тынычлык алып килсен. Бу мөбәрәк көннәрдә һәрберебезнең догалары кабул булып, яшәү өчен яңа көч-куәт бирелсен.
Актаныш мөхтәсибәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев