Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Рамазан-шәриф ае якынлаша

Мөселманнар өчен изге булган рамазан-шәриф аена бер айдан да азрак вакыт калып бара. Быел рамазан ае 18 февральдә кояш баеганнан соң керә.

Моңа бәйле рәвештә,

Татарстан Диния

нәзарәтенең Голәмәләр

шурасы һәм Казыйлар

шурасы тарафыннан фитыр

сәдакасы, фидия һәм нисаб

күләме буенча карарлар

кабул ителде.

Фитыр сәдакасын түләү өчен

нисаб күләме – 120 мең сум

(көмеш буенча), зәкят чыгару

өчен нисаб күләме 940 мең сум

(алтын буенча) билгеләнде. Фи-

тыр сәдакасының аз күләме –

200 сум, зәкят чыгарырлык

байлыгы булган кешеләргә –

1200 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә

бәйле рәвештә ураза

тоту мөмкинлегенә ия булмаган

һәм аны башка вакытта да, каза

кылып үти алмаучыларга тотыл-

мый калган һәр көн өчен 450 сум

күләмендә фидия билгеләнде.

Беренче тәравих намазы

18 февральдә ястү намазыннан

соң укыла. Быел ураза 29 көн

тотыла. Уразаның соңгы көне –

19 март. Ураза бәйрәме быел

20 мартка – җомгага туры килә.

Татарстан Рәисе Рөстәм

Миңнеханов Ураза һәм Корбан

бәйрәмнәрен уздыру көннәрен

раслады. Республика җитәкчесе

тиешле указга кул куйды. Ае-

рым алганда, «ай календаре һәм

традицияләр нигезендә» Ураза

бәйрәме 20 мартта узачак. Үз

чиратында, мөселманнар Кор-

бан бәйрәмен 27 майда билгеләп

үтәчәкләр, диелгән документта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев