Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Богады мәктәбе укучылары Сәфәр китапханәсендә экскурсиядә булдылар

Иске Сәфәр мәдәният йортына «Йолдызлык»ның зона турында чыгыш ясарга килгән Богады мәктәбе укучылары авыл китапханәсендә экскурсиядә булды.

                   Районыбыз укучылары өчен бу көннәр "урак өсте". "Йолдызлык" республика фестиваленең район этабына үтү өчен мәктәп, бакча коллективлары бар тырышлыкларын куя, мәртәбәле жюри җыр, бию номерларын энә күзеннән үткәрә, гала-концертта чыгыш ясау өчен иң яхшы чыгышларны сайлый.

                  Бүген Иске Сәфәр мәдәният йортында Югары Яхшый, Сәфәр, Аккуз, Богады мәктәпләре укучылары "Йолдызлык"ның зона турында үз сәләтләрен күрсәтте.

Иске Богады мәктәбе укучылары чыгышлары тәмамланганнан соң авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар.

Китапханәче Әлфинур Шәйхелмәрданова кунакларны ачык йөз белән каршылап, китапханә эшчәнлеге турында сөйләде. Балачак мизгелләре кешене гомер буе озата бара, күңелләренә тәрбия орлыгы сала. Бүгенге көн укучыларда китап укуга кызыксыну уятыр, күрше авылда куйган концертлары хәтерләрендә матур булып  сакланыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев