Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале бәйгегә дәшә

Фестивальнең максаты: Балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү, журналистика, әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәләрендә интеллектуаль иҗат эшчәнлекләрен киңәйтү. Белемгә сәләтле, иҗади талантлы балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне ачыклау, аларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү. Фестивальдә катнашалар: Район мәктәпләре, гуманитар гимназия-интернат, кадет-интернат мәктәбе, технология техникумы укучылары, башка уку йортлары студентлары, 29 яшькә кадәрге...

Фестивальнең максаты:
Балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү, журналистика, әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәләрендә интеллектуаль иҗат эшчәнлекләрен киңәйтү. Белемгә сәләтле, иҗади талантлы балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне ачыклау, аларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү.
Фестивальдә катнашалар:
Район мәктәпләре, гуманитар гимназия-интернат, кадет-интернат мәктәбе, технология техникумы укучылары, башка уку йортлары студентлары, 29 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар.
Фестивальне уздыру этаплары:
I этап - белем бирү учреждениеләрендә;
II этап - район күләмендә.
Фестивальне уздыру урыны: Такталачык авылы.
Фестивальне уздыру вакыты: май ае.
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестиваленең быелгы жанры: нәсер.
Темасы: "Бөек Җиңүгә 70 ел".
Бәйге шартлары:
Бәйгегә язмалар компьютерда 14ле шрифт белән җыелган килеш кабул ителә. Авторның һәм укытучысының исем-фамилиясе, кайсы мәктәптә, кайсы сыйныфта укыганлыгы күрсәтелергә тиеш. Һәр авторның эше аерым туплансын. Күләме - 1 бит.
Язмалар рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.
Интернеттан алынган, башка авторларның хезмәтләреннән күчереп алынган язмалар катнашмый.
Авторларның иҗади үзенчәлекләре һәм яшь аерымлыклары исәпкә алына.
Бәйгене йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә оештырыла. Әсәрләре уңышлы дип табылган җиңүче авторларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
Конкурска йомгак I-V, VI-VIII, IX-XI сыйныфлар һәм 29 яшькә кадәрге яшьләр арасында ясала.
Фестивальдә катнашу өчен әдәби әсәрләр 1 майга чаклы түбәндәге адрес буенча редакция бинасында кабул ителә: Актаныш авылы, Ленин проспекты, 49нчы йорт, "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррияте (3-15-44).
Электрон адрес: airs16@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев