Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Кыйблабыз да бер, телебез дә бер, гореф-гадәтләребез дә бер”

-Актаныш Татарстанның һәм Башкортостанның иҗади дуслыгының матур бер үрнәге - ут күршеләребез. Сезнең уңышлар турында күп ишетәбез, күп укыйбыз. Менә бүген данлыклы Актаныш җиренә аяк бастык. Кунакчыл, ачык йөзле булуыгыз белән шаккаттырдыгыз, иң элек, - дип, актанышлыларның данлыклы чәкчәгеннән авыз итте башкорт кунакларыбыз 27 август көнне җирлегебезгә аяк баскач. Мәдәниятне...

-Актаныш Татарстанның һәм Башкортостанның иҗади дуслыгының матур бер үрнәге - ут күршеләребез. Сезнең уңышлар турында күп ишетәбез, күп укыйбыз. Менә бүген данлыклы Актаныш җиренә аяк бастык. Кунакчыл, ачык йөзле булуыгыз белән шаккаттырдыгыз, иң элек, - дип, актанышлыларның данлыклы чәкчәгеннән авыз итте башкорт кунакларыбыз 27 август көнне җирлегебезгә аяк баскач.
Мәдәниятне авылга тарту
Актанышның мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләре яңарак кына Башкортостанның Кырмыскалы районына иҗади, эшлекле сәяхәт кылган булса, бүген без имтихан тотабыз - эшчәнлегебезне, эш үрнәкләребезне күрсәтеп кыл өстеннән, энә күзеннән үтәбез. Район башкарма комитетының социаль агарту бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхәев тә башкорт дусларыбызның эшчәнлегендәге үрнәк алымнарга тукталып хөрмәтен белдерде ут күршеләребезгә. Аның фикерен кунакларыбыз кул чабып - алкышлап кабул итте.
-Сез - башкортлар үз тарихыгызны күтәрәсез, эзләнәсез, өйрәнәсез, яшь буынга да өйрәтеп калдырасыз. Кырмыскалы районында да аның чагылышын таптык. Мәдәни эшчәнлектә, китапханәләр системасында кертелгән яңалыкларны өйрәндек, - диде ул. - Бүген сезне үзебезнең җирлегебездә кабул итәбез. 25 җирлектә авыл клублары белән бергә илледән артык мәдәният учагы эшли. Киров мәдәният йорты эшчәнлегенең матур үрнәген тәкъдим итәбез сезгә бүген. Данлыклы шәхесләре, үрнәк традицияләре бар. Киров авылы егете Данил Салихов - драматург Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе. Пьесаларын сәхнәләштергәнегез бардыр үзегезнең дә. Без дә, үз чиратыбызда татар, башкорт драматургларының әсәрләрен уйнап республика югарылыгында җиңүләр яулыйбыз. Узган ел Киров халык театры Ралиф Кинҗәбаевның "Туй күлмәгем калдым кочаклап" мелодрамасын сәхнәләштереп, районда җиңү яулап, быел ноябрь аенда "Идел йорт" төбәкара бәйгесенең финалында катнашачак, - дип, мәдәни дөньябызның ачышлары, яңалыклар белән таныштырып, Актаныш мохитенә башкорт кунакларыбызны алып кереп тә китте.
-"Халык мәдәнияте өлкәсендә актуаль мәсьәләләр" семинары кысаларында Башкортостанның мәдәният хезмәткәрләре Татарстанга килдек. Эшлекле аралашып, тәҗрибә уртаклашып, ике республиканың да мәдәниятен күтәрәбез, гореф-гадәтләрне саклыйбыз. Кыйблабыз да бер, телебез дә бер, гореф-гадәтләребез дә бер. Бүгенге очрашуыбызның максаты - Башкортостан белән Татарстанның дуслыгын, икътисадый, мәдәни, социаль бәйләнешләрне ныгыту буенча максатчан программаны гамәлдә куллану, икенчедән, Рәсәй Федерациясендә авыл клубларының матди базасын, эшчәнлеген торгызудагы ярдәмен Татарстан мисалында карау, үрнәк алу, - дип, Башкортостан Республикасы халык иҗаты үзәгенең директор урынбасары Нәфисә Сәгъбиева да ике республиканы, ике милләтне берләштерүче традицияләргә, гореф-гадәтләргә, эшләү алымнарына тукталды.
Башкортостан районнарының башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, клуб директорларыннан торган делегация Актаныштагы һәр сәгатьне, һәр минутны тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрде - кызыксынды, сораштырды, эшләү үрнәге белән якыннан танышты.
-Башкортостанда соңгы елларда клубларга күп тармаклы авыл клубы дигән яңа статус бирелә. Башка төбәкләрнең, Татарстанның эш үрнәкләрен өйрәнми алга атлау кыен. Төрле өлкәләрдәге глобальләштерү, оптимизация кысаларында клублар ничек яши, мәдәниятне ничек саклап калырга, авыл ничек яшәргә тиеш - шушы җитди мәсьәләләр безне Татарстанга алып килде. Апрель-май айларында Татарстаннан шушындый ук делегацияне үзебездә кабул иткән идек, - диделәр алар.
Актанышта хәлләр ничек? Оптимизация ничек бара? Яңа программалар ничек гамәлгә керә?Мәдәният хезмәткәре ничек яши? Өстәмә табыш кертү ничек? Иске клубларның язмышы ни хәлдә? Кыскартулар бармы? Һәммәсен дә бөртекләп сораштырды алар. Район башкарма комитетының социаль агарту бүлеге җитәкчесе Илшат Илфат улына Актаныш үрнәкләрен, үз йөзеңне күрсәтүдә һәр яклап алып барылган эшчәнлек белән таныштырырга туры килде. Борчыган мәсьәләләрнең чишелешен табуда ике як тәҗрибәсе дә бик урынлы. Кадрларны саклап калу, яңалыкка омтылу, яңа технологияләрне куллану, сакчыллык аша чыгымнарны кыскартуда Актаныш мисалларын диккать белән тыңлады ут күршеләребез. Һәр кайсы артында да кеше язмышы бит! Киров авылы мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышып та сорауларына җаваплар тапты алар.
Үз йөзебез, үз сүзебез бар
Алсу Хуҗина, Киров авылы мәдәният йорты директоры:
-Кунакларны республика чигендә каршы алып, Киров мәдәният йортына дәштек. Урамнан ук сәнгать мәктәбе балаларының вокаль ансамбль чыгышы, уртанчылар төркеменең биюләре кунаклар күңеленә хуш килде. Милли ризыгыбыз булган татлы, баллы чәк-чәктән авыз итеп, мәдәният йортына аяк баскач, кунаклар кул эшләреннән төзелгән әкият иленә хәйран калды. Биредә шулай ук милли ризыклардан торган мул табын әзерләнгән иде. Бу инде, әлбәттә, татар халкының кунакчыл, ачык йөзле икәнен дәлилли. Бераз ял итеп, тамак ялгап алгач, кунаклар мәдәният йорты белән танышты, сәнгать мәктәбе классларын карап чыкты, китапханәгә сәяхәт кылды. Залда эшчәнлек турында фикер алышу, танышу, яңа алымнар һәм башка бик күп кызыклы темаларга әнгәмә кордык. Киров авыл халык театры, «Дуслык» бию ансамбле, аларның унышлары турында презентация әзерләнгән иде. Балалар бакчасы һәм мәктәп коллективы, авыл җирлеге, агрофирма белән тыгыз элемтәдә эшләү, иҗат итү, әледән-әле зур уңышларга ирешүнең төп нигезе икәне ачык күренде тәҗрибә уртаклашуда. Соңыннан, кировлылар үзләренең «Дуслык» бию ансамбле башкаруында «Сабантуй» фольклор чыгышын тәкъдим иттеләр. Әлеге биюдә ансамбльнең өч буын биючеләре дә ачык күренде.
Актанышта мәдәният йортларын төзекләндерү республиканың капиталь төзекләндерү һәм яңа клублар төзү программалары кысаларында башкарыла. Күпфункцияле үзәк буенча Илеш районы да актанышлылар тәҗрибәсен өйрәнде. Яңа төзелгән 200 урынлык күп функцияле үзәкләр, алардагы спорт мәйданчыклары, спорт корылмалары, балалар мәйданчыклары, автоклублар хакында мәгълүмат алмашып, Киров мәдният йортындагы эшчәнлек белән танышылды. Киров клубы да 2007 елда капиталь төзекләндерелә. Компьютерлаштырылган, заманча җиһазланган. Авыл җирлеге администрациясе, почта да биредә урнашкан. Сәнгать мәктәбе филиалы да биредә - баян, хореография, ИЗО бүлекләре эшли. 11мең китап фонды белән китапханә дә шушында ук урнашкан. Күргәзмә китапханә, балалар бакчасы, мәктәп һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күчмә китапханә дә эшли. Урам якта балалар мәйданчыгы, мини футбол мәйданчыклары урнашкан. Районның мәдәният, спорт өлкәсендә зона бәйгеләре дә биредә үтә.
Җирлектә 1200 кеше яши. Олыимән авылында да клуб эшли - бик актив, сәнгать сөючән халык яши анда да.
Бергәлек - уңыш нигезе
Сәхнәдә ут уйнатып, җиңел хрәкәтләр белән биюче, елмаеп, шаяртып әйткән сүзеннән дә ир-атларча ныклык белән ышаныч уятучы, хөрмәт билгесе буларак һәр чыгыштан соң артистларга чәчкәләр таратучы, иганәче, продюсер, "Дуслык" ансамбле җитәкчесе, хуҗалык рәисенең бөтенесе бер кеше - Илфак Гаянов икәнлеген үз күзләре белән күрү башкорт кунакларны сокландырды да, аларның киң күңел белән безнең уңышларны танулары хөрмәт тә уятты. Авыл башлыгы Айваз Гафуров, клуб җитәкчесе Алсу Хуҗина, мәктәп директоры Гөлназ Вәлиеваның да һәр чарада катнашуларын ишеткәч, теләкләр гөлләмәсендә бергәлекнең кадерен белергә киңәш итте алар. Өч буынны - балалар бакчасы нәниләрен, мәктәп укучыларын, урта буынны берләштерүче "Дуслык" ансамбле биючеләренең хореографы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Инсан Хөсәеновның 60 яшьлек иҗат концертында 80 кешелек бию башкаруларын ишеткәч, чынлапмы, дип, кабатлап та сорадылар.
Киров халык театрының "Идел йорт" төбәкара бәйгесендә өченче ел инде финалда уйнауларын һәм спектакльләрне сәхнәгә куйганда Башкортостан Республикасының Яшьләр милли театры баш режиссеры Рөстәм Хөсәенов белән хезмәттәшлек итүләрен дә ишеткәч, иҗади хезмәттәшлектә аралашып, кунакка йөрешеп яшик, дигән фикерләрен белдерделәр. Р. Хөсәенов Башкортостанның сәләтле режиссеры - үз һөнәренең остасы. Аның күрү мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эшләп, алар катнашында спектакльләрне сәхнәгә куюда да уңышлы эшләвен сүз уңаенда бәян иттеләр.
-Бердәм эшләүче коллективны күреп сөендек. Эшләгән эшне, куйган хезмәтне күрүче ныклы хуҗа булганда гына көчле коллектив формалаша. Балалар бакчасы, мәктәп, клуб, авыл җирлеге, хуҗалыкның бердәм эшләве, җитәкчеләренең дә сәхнәдә уйнавы сокландырды. Бар эшләрегездә дә уңышлар телибез!
Ак юллардан йөрегез! Яулаган уңышларыгыз чик булмасын! Башкортостанда да ел әйләнәсе бик күп бәйрәмнәр, бәйгеләр үтә. Халык театрларының республика "Алтын тирмә" бәйрәм-бәйгесендә Дүртөйледә узган ел Данил Салиховның "Узып барышлый" әсәрен караганда зал елады. Спектакльләрме, биюләрме, режиссер-музыкантлармы - һәммәсе безне берләштерә, мәдәниятебезне үстерә, - диде Нәфисә Сәгъбиева, актанышлыларга хөрмәтен белдереп.
Актаныш истәлеге итеп, Илшат Габделхәев кунакларыбызга "Актаныш басмалары" китабын бүләк итте. Һәр авылга багышлап язылган җырлар тупланган китапта, авыл җыры авыл гимны да булып тора, диде ул. Актанышлыларга - район мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Киров җирлегенә, хуҗалыкка, бакча, мәктәп, клуб коллективына да рәхмәтен белдерде. Киров мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Хуҗина да мәдәни багланышларны ныгытып, истәлеккә быелгы смотр концерты һәм халык театры спектакле яздырылган дисклар бүләк итте.
Игезәкләр
Татарстан һәм Башкортостан халыклары без бер ананың игезәк балалары кебек, дип, чагыштыру китерделәр семинар вакытында. Кунакларыбызның алардагы мәдәният үсешен чагылдырган җавапларында да чагылыш таба ул.
Ирек Мусин, Әбҗәлил районының мәдәният бүлеге җитәкчесе:
-72 клуб, 31 библиотека, 1 киез баса торган йортыбыз бар. Үзебез киез басабыз, күргәзмәләр эшлибез - республикага танылган эшебез, үз йөзебез - бренд ул безнең. Быел 10 мәдәният учагы төзекләндерелде. Катмаш авылында яңа клуб төзибез. Дәүләтчат авылында үзгәртеп корудан соң яңа клуб ачылды.
Лениза Хәлилова, Нуриман районының мәдәният бүлеге җитәкчесе:
-Районыбыз Уфадан 70 чакрым ераклыкта урнашкан. Мондый очрашу, аралашулар татар-башкорт дуслыгын ныгыта. Безнең районда дүрт милләт яши - башкорлар, татарлар, руслар, марилар. Бөтенесен тигез күрәбез. Халык исемен йөрткән 12 коллективыбыз бар. Модульле 7 китапханә эшли. Туризм, башкорт, татар, мари юнәлешләре буенча эшләүчеләре бар. Күпфункцияле 1 клубыбыз бар. Сезнең районга беренче килүебез, ашкынып килдек. Иң сокландырганы - ачык күңелегез, якты йөзегез.
Азамат Гыйльманов, Дүртөйле мәдәни үзәк җитәкчесе:
-Сезнең якларда булуыма шатмын. Дүртөйле, Актаныш - ут күршеләр. Коллективлар белән аралашып, спектакль-концертларны халыкка күрсәтеп, элемтәләрне ныгытасы иде. Безнең халык театры да "Идел йорт" төбәкара бәйгесенә финалга узды. Ноябрь аенда бер сәхнәдә очрашырбыз. Аңарчы Киров халык театрын үзебезгә кунакка дәшәбез. Үзебез дә килергә ризабыз. Халык мәдәнияттән аерылмасын, сәнгатебезне, мәдәниятебезне авылларга кайтару турында уйларга кирәк.
27-30 август көннәрендә Алабуга, Чаллы, Питрәч районнары һәм Казан шәһәрендә мәдәният йортларында, милли үзәкләрдә, музейларда, тарихи истәлекле урыннарда һәм Казан Кремлендә булып, алардагы эшчәнлек белән танышып, республикабызның мәдәният министрлыгында узган түгәрәк өстәлдә фикер алышып, республика көнендә узган бәйрәм чараларында катнашып, кунакларыбыз 31 август көнне Башкортостанга - туган төбәкләренә исән-имин кайтып җиттек, дип шалтыратып, тагын бер кат рәхмәт хисләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев