Әтәс авыл клубы ул көнне шау-гөр килеп торды. Сәхнәдә балаларның шат җырлары, сабыйларга гына хас беркатлылык белән сөйләгән шигырьләре яңгырады. Ә инде, сәхнәне тутырып, күбәләктәй бөтерелеп очып биюләре үзе бер тамаша булды.
Сәхнәдә үз осталыкларын күрсәткән бу балалар - Әтәс балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. Алар үзләренең иң матур җырларын, биюләрен яңа...
Әтәс авыл клубы ул көнне шау-гөр килеп торды. Сәхнәдә балаларның шат җырлары, сабыйларга гына хас беркатлылык белән сөйләгән шигырьләре яңгырады. Ә инде, сәхнәне тутырып, күбәләктәй бөтерелеп очып биюләре үзе бер тамаша булды.
Сәхнәдә үз осталыкларын күрсәткән бу балалар - Әтәс балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. Алар үзләренең иң матур җырларын, биюләрен яңа клуб сәхнәсеннән чыгыш ясарга дип алып килгәннәр. Бу көнне залда тамаша кылырга әтиләре-әниләре, әбиләре, туганнары һәм авылдашлары килгән иде. Балалар сәхнәдә үзләрен бик оста, иркен тоттылар. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Әлбәттә, үз чыгышларына сәхнәдән кайбер балалар үзләре дә алкышлар яудырдылар, берсен-берсе өйрәтүчеләр дә табылды, шулай ук ялгышлыкларын тиз генә төзәтеп куючылар да булды. Бу күренешләр, әлбәттә, әниләре күңеленә бигрәкләр дә бәлзәм булып ятты. Чөнки аларның сабыйлары сәхнә дигән олы тәхеттә чыгыш ясадылар бит. Әйе, Әтәс авыл балалар бакчасында гомер буе шулай сәнгатькә җылы караш тәрбияләнде. Алар арасында үскәч оста итеп җырлаучылар да, биючеләр дә табылды. Үз гомерләрен сәнгать белән бәйләгәннәре дә булды. Ә күпләренең йөрәкләрендә беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясаулары гомер буена сакланды. Балалар күңеленә шулай матур шытымнар биргән, хәзерге көндә лаеклы ялдагы Җәмилә Гыймазетдинованы, Ләлә Саматованы хәзер инде үзләре әти-әни булганнар җылы хисләр белән искә алалар.
Бу апаларны яшьләр алыштырды. Балалар бакчасы мөдире Илзидә Салихова, тәрбияче Илсөяр Гыйлметдинова, кече тәрбияче Земфира Хәбибуллина, пешекче Диләра Гыйззәтуллина сабыйларыбыз йөрәгенә үтеп керә торган җыр-биюләр дә өйрәтәләр, тәмледән-тәмле ашлар белән дә сыйлыйлар.
Әйе, Әтәс балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләренең бүген күңелләре тыныч. Чөнки аларның балалары яңа, иркен, якты, җылы бинада тәрбияләнәләр. Бу бина - республика һәм район җитәкчелегенең балаларга булган җылы карашы, олы бүләге. Алдагы көннәребездә дә барлык сәхнәләрдән балаларыбызның бары тик шат җырлары һәм көлүләре генә яңгырасын.
Нет комментариев