«Тылсым» бакчасында әкият дөньясы: Нәниләрне район мәдәният йорты артистлары сөендерде
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары «Тылсым» балалар бакчасына кунакка бардылар. Иҗат коллективы нәниләр өчен чын бәйрәм, могҗизалы әкият дөньясы бүләк итте.
Мәдәният йортының танылган артист апалары һәм абыйлары балаларның иң яраткан әкият һәм мультфильм геройлары булып киенеп килгәннәр иде. Төрле төстәге купшы киемнәр кигән җанлы персонажларны күрү бакчада тәрбияләнүче һәр бала өчен көтелмәгән зур шатлык булды.
Бәйрәм дәвамында нәниләр әкият геройлары белән бергә җырладылар, дәррәү килеп биеделәр һәм күңелле уеннарда катнаштылар. Балалар гына түгел, хәтта бакча тәрбиячеләре дә җырлы-биюле әйлән-бәйләннәргә кушылып, балачак дөньясына кайттылар.
Артистлар һәр балага аерым игътибар бирергә, аларның күңелләрендә якты хатирәләр калдырырга тырышты.
Мондый очрашулар балаларның иҗади фикерләвен үстерү, аларда сәнгатькә мәхәббәт уяту өчен бик мөһим. Нәниләр дә, аларның тәрбиячеләре дә әлеге истәлекле, җылы һәм күңелле көннән бик канәгать калдылар.
Йөзләрдәге бәхетле елмаюлар һәм балаларның шат авазлары — артистлар өчен иң зур рәхмәт һәм югары бәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев