Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

50 еллыгын каршылаучы технология техникумында Белем бәйрәме уза

Актаныш технология техникумы 2025-2026 нчы уку елында 50 еллыгын каршы ала. Әлеге юбилей датасы уку йорты өчен генә түгел, районыбыз өчен дә мөһим дата. Чөнки техникум районыбызның киләчәге- авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерли.

Актаныш районынан, шулай ук күрше-тирә төбәкләрдән, ут күршеләребез Башкортостан республикасыннан белем алырга килгән студентларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлады. Техникум директоры Ландыш Шәмсунова яңа уку елы уңаеннан тәбрикләп чыгыш ясаганда, техникум эшчәнлеге белән дә таныштырды.

Студентларыбыз быелгы уку елында да дистәгә якын төрдәге белгечлек буенча һөнәр алачак. Булачак җир улларын җитештерү производство юнәлешендә практика узарга мөмкинлек тудырган район хуҗалыклары җитәкчеләре дә сәламләде. 

Тантаналы линейкада техникумны тәмамлаган махсус хәрби операция батырлары катнашты. Район башлыгы Ленар Зарипов, махсус хәрби операция барышында һәлак булган геройлар истәлеген саклауның мөһимлегенә басым ясады. Ул яшьләрне сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан техникумның элеккеге студентларының батырлыгы һәм фидакарьлеге үрнәгендә тәрбияләү зарурлыгын ассызыклады.
 
Тантаналы өлеш ахырында кунаклар техникумның Дан аллеясында махсус хәрби операция барышында һәлак булган солдатлар истәлегенә багышланган мемориалга чәчәкләр салдылар. Әлеге тантана һәлак булганнарның батырлыгына хөрмәт символы һәм тынычлыкның югары бәясе турында сөйли.

Туры эфирга сылтама: https://vk.com/wall-31077111_71376

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев