Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Актаныш һәм Пучы командалары Кара диңгез буена юллама белән бүләкләнде

Актанышның икенче урта мәктәбенең 2 «А» сыйныфы һәм Пучы урта мәктәбенең 4 сыйныфы — «Ата-аналар - иминлек өчен» конкурсында катнаштылар. Чара Саба районында узды. Быел ярышта аерым укучылар түгел, ә әти-әниләрне һәм балаларны берләштергән гаилә командалары катнашты.

Безнең район өчен нәтиҗәләр бик уңышлы: Актанышның икенче урта мәктәбе 1 нче урынга лаек булды. Команда Кара диңгез буена сәяхәткә юллама һәм 200 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Ә Пучы урта мәктәбе командасы 3 нче урынны яулады һәм Кара диңгез буена сәяхәт юлоамасы, шулай ук 130 000 сумлык сертификат алды.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев