Актаныш районы Иске Байсар мәктәбе укучысы республика фәнни конференциясендә икенче урынга лаек булды
Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм «Дәрдмәнд» исемендәге милли-мәдәни үзәге «Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе» дип исемләнгән v республика фәнни-гамәли конференциясе оештырды.
Конференция эшендә Актаныш районыннан Байсар мәктәбенең 8 класс укучысы Сәлахова Таңсылу катнашты. Укучының хезмәте 2 нче урынга лаек дип табылды, "Безнең кавем" дип исемләнгән җыентыкка кертелде.
Таңсылуны һәм фәнни җитәкчесе Рамил Җәмигънур улын уңышлары белән котлыйбыз.
Напомним, в России 2024 год официально объявлен Годом семьи по указу Президента России Владимира Путина. Решение принято, чтобы популяризировать политику в сфере защиты семьи и сохранить традиционные семейные ценности.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев