Актаныш районы мәгариф системасының эшчәнлеге югары бәяләнде
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районы мәгариф системасының эшчәнлеге югары бәяләнде

Яр Чаллы шәһәренең 39 нчы күппрофильле лицее базасында Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында мөһим очрашу узды. Чара барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Күзәтчелек департаменты вәкилләре белән мәгариф өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча эшлекле әңгәмә (собеседование) үткәрелде.

Район делегациясе составында Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, җитәкченең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Динара Исламова һәм методист Илина Акмалова катнашты.

Очрашу барышында район буенча түбәндәге төп юнәлешләр җентекләп тикшерелде һәм анализланды:

  • Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ/ЕГЭ) һәм Дәүләт йомгакалу аттестациясе (ДИА/ОГЭ) нәтиҗәләре;

  • Олимпиадалар буенча ирешелгән уңышлар һәм белем бирү сыйфаты;

  • Профильле укытуны оештыру һәм укучыларга һөнәри юнәлеш (профориентация) бирү эшчәнлеге;

  • Педагогик хезмәткәрләрнең заманча цифрлы платформалардан файдалану дәрәҗәсе.

Җитәкчеләр җиткергән хисаплар, тәкъдимнәр һәм җанлы фикер алышулар нәтиҗәсендә, Актаныш районы мәгариф системасының күрсәтелгән юнәлешләрдәге нәтиҗәле эшчәнлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Күзәтчелек департаменты вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде.

Бу уңыш — районның бөтен педагогик коллективының, укучыларның һәм мәгариф тармагы хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.


Нет комментариев