«Әнәк» агрофирмасы: кыр эшләре төгәлләнеп килә, алда — яңа бурычлар
Кырлардан хәбәрләр

«Әнәк» агрофирмасы: кыр эшләре төгәлләнеп килә, алда — яңа бурычлар

Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагында үзенең тотрыклы эшчәнлеге, җитештерү күрсәткечләре һәм тәҗрибәле игенчеләре белән танылган «Әнәк» агрофирмасында көзге кыр эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта хуҗалыкның Әтәс бүлекчәсендә кукуруз уңышын җыеп алу һәм терлек азыгы әзерләүгә аерым игътибар бирелә.

Уңыш нигезе — тырыш хезмәт һәм төгәл исәп-хисап

Авыл хуҗалыгында һәр ел үзенчәлекле килә. Табигать шартлары, һава торышы һәм башка күп кенә факторлар игенчеләр алдына яңа бурычлар куя. Быелгы сезон да аграрийлардан зур тырышлык, сабырлык һәм һөнәри осталык таләп итте. Шулай да, «Әнәк» агрофирмасындагы нәтиҗәләр узган елгы күрсәткечләрдән ким түгел.

Актаныш районында көзге бодайның һәр гектарыннан уртача 36–37 центнер уңыш җыеп алынган. Тукай һәм Минзәлә районнарындагы басуларны да исәпкә алганда, «Әнәк»  агрофирмасы буенча барлыгы 36 мең тонна тирәсе ашлык амбарларга озатылган.

«Әнәк» агрофирмасыМайлы культуралар үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Актаныш районындагы мәйданнарда якынча 6600 гектарда көнбагыш, 8000 гектардан артык мәйданда рапс игелгән. Агрофирма буенча рапс мәйданы 12 мең гектарга җиткән.

Бу күрсәткечләр артында — кырларда көнне төнгә ялгап эшләгән механизаторларның, белгечләрнең һәм барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте.

Әтәс бүлекчәсендә — кукуруз урагы

Хәзерге вакытта Әтәс бүлекчәсендә төп игътибар кукуруз уңышын җыеп алуга юнәлдерелгән. Бу эш агрофирма директоры Фаил Газетдиновның даими контролендә алып барыла.

«Әнәк» агрофирмасыБүлекчәдә кукуруза барлыгы 630 гектар мәйданда игелә. Шуларның якынча 400 гектарында уңыш җыеп алынган. Көзге коры һәм аяз көннәрдән нәтиҗәле файдаланып, калган мәйданнардагы эшләрне дә кыска вакыт эчендә тәмамлау бурычы куелган.

Кукурузны эшкәртүдә заманча технологияләр кулланыла. Бөртекләрне гадәти ысул белән киптерү урынына, махсус вальцлы җайланмалар – плющилкалар ярдәмендә изеп ваклыйлар, аннары консервантлар кушып, траншеяларга урнаштыралар. Әлеге технология мал азыгын туклыклы матдәләргә бай килеш сакларга һәм терлекләрне сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Мал азыгын вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләү — киләсе елда терлекчелек тармагының нәтиҗәле эшләве өчен мөһим шартларның берсе.

Терлекчелек тармагы өчен ныклы нигез

«Әнәк» агрофирмасыҮсемлекчелектә ирешелгән уңышлар терлекчелекне үстерү өчен дә зур мөмкинлекләр тудыра. Сыйфатлы азык запасы әзерләү сөт җитештерүне арттыруда, терлекләрнең продуктлылыгын саклауда һәм хуҗалыкның икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйный.

Фаил Фәнис улы билгеләп үткәнчә, быел бозау алу күрсәткечләре дә уңай динамика күрсәтә. Алдагы чорда сөт җитештерү күләмен тагын да арттыру бурычы тора.

Бу максатларга ирешү өчен терлекләрне тиешенчә ашату, карау һәм мал азыгының сыйфатын тәэмин итү зарур. Шуңа күрә бүген кырларда башкарылган һәр эшнең терлекчелек нәтиҗәләренә дә турыдан-туры йогынтысы бар.

Киләсе елга — яңа планнар

Авыл хуҗалыгында бүгенге уңыш белән генә чикләнергә ярамый. Киләсе сезон турында алдан кайгырту, чәчүлек мәйданнарын билгеләү һәм эшне төгәл планлаштыру мөһим.

«Әнәк» агрофирмасы

«Әнәк» агрофирмасында киләсе елга да зур планнар билгеләнгән. Якынча 3600 гектарда көзге бодай чәчү, көнбагыш мәйданнарын 4500 гектар күләмендә саклау, шулай ук узган елгы тәҗрибәне исәпкә алып, көзге рапс мәйданнарын 850 гектарга кадәр арттыру күздә тотыла.

Малчылык үсеше — киләчәккә ышаныч

Үсемлекчелек уңышлары терлекчелек тармагының да үсешенә ныклы нигез. Фермада мал асрау һәм сөт җитештерү күрсәткечләре арта бара. Быел ърчем- бозау алу күрсәткече арткан. Коллектив алдында киләчәктә сөт җитештерү күләмен тагы да күбәйтү бурычы тора. Бу — уртак тырышлыкның һәм төпле хезмәтнең нәтиҗәсе.

«Әнәк» агрофирмасы

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре базардагы үзгәрешләргә һәм җитештерү чыгымнарына бәйле кыенлыкларга карамастан, алга таба үсешкә омтыла. Заманча технологияләр куллану, ресурслардан нәтиҗәле файдалану һәм хезмәтне дөрес оештыру — уңышка ирешүнең төп шартлары.

Быелгы сезон нәтиҗәләре дә шуны күрсәтә: игенченең тырыш хезмәте, белгечләрнең тәҗрибәсе һәм коллективның бердәмлеге авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен ныклы нигез булып тора.


Нет комментариев