Актаныш кадет-интернат мәктәбе кадетлары тантаналы ант кабул итте
Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным!

Актаныш кадет-интернат мәктәбе кадетлары тантаналы ант кабул итте

Ватанга тугрылык, намус һәм җаваплылык — кадет тормышының төп кыйммәтләре. Актаныш кадет-интернат мәктәбе укучыларының «Иман» спорткомплексында узган ант кабул итү тантанасы яшьләр өчен истәлекле вакыйга.

Кадет булу — горурлык һәм зур җаваплылык

Кадет анты — сайлаган юлга тугрылык сакларга, тәртипле булырга, Ватанны яратырга һәм аның лаеклы гражданнары булып үсәргә әзерлекне белдерүче мөһим адым. Тантаналы чара яшь кадетларның тормышында яңа этап башлануын символлаштырды.

Актаныш кадетлары ант кабул итте

Чара барышында укучыларның төгәл сафка тезелүе, бердәмлеге һәм хәрби әзерлеге аерым игътибарга лаек булды. Кадет тормышы белем алудан тыш, ныклы ихтыяр көче, үз-үзеңне тәрбияләү, җаваплылык һәм иптәшләреңә ярдәм итү кебек сыйфатларны да үстерә.

Актаныш кадетлары ант кабул итте

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле — кадетларның тантаналы рәвештә ант кабул итүе булды. Дүрт өстәл артына урнашкан кадетлар тәрбиячеләре һәм хөрмәтле кунаклар алдында Ватанга тугрылык анты сүзләрен әйтте. Бу мизгел яшьләр өчен аеруча истәлекле вакыйгага әверелде.

Кадетларның шатлыгын һәм горурлыгын уртаклашырга килгән кунаклар арасында хөрмәтле кунак Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова, район хәрби комиссары вазыйфаларын башкаручы Радислав Авзалов, Актаныш урманчылык участогы җитәкчесе Әхмәтгалиев Әгъзам Хәмдегалиевич, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы, кадет мәктәбенең 2023 елгы чыгарылыш укучысы, Батырлык орденына тәкъдим ителгән Аскар Руслан улы Гареев та бар иде.

Чара барышында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова намуслы хезмәтләре, мәгариф өлкәсенә керткән өлешләре өчен укытучыларга Актаныш районы хакимиятенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Актаныш кадетлары тантаналы ант бирдеВатанга тугрылык, батырлык һәм җаваплылык үрнәге булган кунакларның катнашуы яшь кадетлар өчен аеруча әһәмиятле булды.

Сәнгать һәм хәрби осталык бер сәхнәдә

Актаныш кадетлары тантаналы ант бирдеТантаналы чараның программасы эчтәлекле чыгышларга бай булды. Кадет мәктәбе директоры Илсур Ялалов җитәкчелегендәге колллектив әлеге мөһим чарага елдагыча искиткеч җаваплылык белән әзерләнгән.Тамашачылар- мәртәбәле кунаклар, кадетларның ата-аналары, якыннары алдында укучылар төрле концерт номерлары белән чыгыш ясады. Илсур Индус улы аеруча уңышларга ирешкән кадетларны хөрмәтләде. 

Актаныш кадетлары тантаналы ант бирде

Ә Радислав Авзалов кадет мәктәбенә Ватаныбызга тугры кызлар-егетләр тәрбияләгәннәре өчен аеруча да хөрмәтен белдерде, рәхмәт сүзләрен юллап хатлар тапшырды.

Инструктор Гадел Нәбиев җитәкчелегендәге «Каскад» кул сугышы төркеме үзләренең физик әзерлеген, җитезлеген һәм осталыгын күрсәтте.

Милли мәдәниятебезгә дә урын бирелде: мәктәпнең бию ансамбле башкаруында татар биюе тәкъдим ителде. Ул халкыбызның рухи байлыгын, милли гореф-гадәтләргә хөрмәтен чагылдырды.

Тәртип, төгәллек һәм бердәмлек

Педагог Рамис Нуруллин җитәкчелегендәге 10 нчы сыйныф кадетлары хәрби-тактик әзерлек буенча күрсәтмә чыгыш ясады. Укучылар төгәллекне, бердәм хәрәкәт итүне һәм хәрби күнекмәләрне үзләштерүләрен күрсәтте.

Актаныш кадетлары тантаналы ант бирдеЧарада Гыйльмиянов, Вәлиева һәм Шакирова башкаруындагы «Мальчишки-кадеты» җыры да яңгырады. Ватанга хезмәт итү, кадет антына тугрылык һәм яшь буынның җаваплылыгы темалары тантананың төп эчтәлеген тәшкил итте.

Шулай ук «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары  биюләре аша горурлык, хәтер һәм бердәмлек хисләрен чагылдырды.

Актаныш кадет-интернат мәктәбендә яшьләрне белемле, тәртипле, максатчан һәм туган ил язмышына битараф булмаган шәхесләр итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә.

Актаныш кадетлары тантаналы ант бирдеАнт кабул иткән кадетларга алга таба да уңышлар, ныклы ихтыяр көче, белемгә омтылыш һәм сайлаган юлларында тугрылык телибез!

 


Нет комментариев