Үрнәк булырлык язмыш: кадетлар антын махсус хәрби операция ветераны кабул итте
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Үрнәк булырлык язмыш: кадетлар антын махсус хәрби операция ветераны кабул итте

Махсус хәрби операциядә катнашучы, кадет мәктәбенең 2023 елгы чыгарылыш укучысы, Батырлык орденына тәкъдим ителгән Аскар Руслан улы Гареев кадет мәктәбе укучыларының ант кабул итү тантанасына кайтты. Ул яшь дуслары белән аралашты, үзенең киңәшләрен бирде.

Аскар Башкортостанның Кырмыскалы районы Прибельский авылыннан. Хәрби белем һәм тәрбия алырга теләге булган малайны әти-әнисе Татарстанның Актаныш районы Кәзкәй авылында урнашкан кадет-интернат мәктәбенә алып килә. Укучы анда чын офицер булып формалаша.
 
Кадетлар антын махсус хәрби операция ветераны кабул иттеАскар 2023 елда кадет мәктәбен тәмамлаганнан соң, балигъ булгач, Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасына китә. 83нче аерым десант-штурм бригадасы составында Курск һәм Сумы өлкәсе юнәлешендә хезмәт итә.

Кадетлар антын махсус хәрби операция ветераны кабул иттеШтурм вакытында каты яраланып, уң аягын югалта, әмма бирешми. Хәзерге вакытта ул хәрби хезмәттән азат ителгән, Башкортостан Республикасының «Ватан сакчылары» үзәгендә эшен дәвам итә. Хәрби ветеран «Хәрби хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән, шушы көннәрдә ул Батырлык орденына тәкъдим ителгән.

Тантаналы чарада катнашуы турында сөйләп, Аскар үзенең горурлык хисе кичерүен яшермәде:

«Яшь кадетларыбыз өчен бу – бик җаваплы момент. Мин бу чарада катнашуымнан, балаларга кадет билгеләрен тапшыруымнан зур шатлык хисләре кичердем», – дип уртаклашты ул.

Кадетлар антын махсус хәрби операция ветераны кабул иттеЯшь буынга кадет мәктәбе нәрсә бирә дигән соравыма Аскар: «Беренче чиратта, кадет мәктәбе тәртип һәм хәрби эшчәнлек нигезләрен өйрәтә», – дип җавап бирде. 

Яшь кадетларның дулкынланулары, аларның күзләрендәге ут һәм Ватан алдындагы беренче җаваплы адымнары озак еллар буена хәтерләрдә сакланачак. Ә махсус хәрби операциядә катнашып, үрнәк күрсәткән элеккеге кадет- үзебезнең егет Аскар Гареев кебек батырларның арабызда булуы һәм яшьләргә өлгеле образы — чын патриотик тәрбиянең иң матур үрнәге.


Нет комментариев