Актаныш районында мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районында мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә

2026–2027 уку елы алдыннан Актаныш районында мәгариф учреждениеләренең әзерлеге тикшерелә. Район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге кабул итү комиссиясе мәгариф учреждениеләрдә башкарылган эшләргә бәя бирә.

2026–2027 уку елында районда 24 мәктәп, 30 балалар бакчасы эшләячәк. Бүгенге көндә мәктәпләрдә 2701 бала, балалар бакчаларында 987 бала тәрбияләнә һәм белем ала. Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова билгеләп үткәнчә, соңгы елларда балалар контингентының кимүе төп проблемаларның берсе булып кала. Соңгы өч елда районда 7 башлангыч мәктәп һәм 4 балалар бакчасы ябылган, бер мәктәп 9 еллык итеп үзгәртелгән. Быел балалар саны җитәрлек булмау сәбәпле Яхшый һәм Уразай балалар бакчалары, Кәзкәй һәм Уразай башлангыч мәктәпләре эшчәнлеген туктаткан.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге кабул итү комиссиясе мәктәп бизәлеше, ишегалларын төзекләндерү һәм куркынычсызлык чараларын көчәйтүне дә кертеп, башкарылган эшләргә бәя бирә. 12–14 августта узган кабул итү комиссиясе эшендә Роспотребнадзор, МЧС һәм эчке эшләр органнары вәкилләре дә катнашкан. Хәзер район башлыгы белән берлектә мәктәпләр һәм балалар бакчалары карала, ачыкланган мәсьәләләрне урында хәл итүгә игътибар бирелә.

Мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуда грантлар һәм иганәчеләр ярдәме дә зур роль уйный. Быел Актанышның 1нче мәктәбе «Физика-математика алгарышы» грант конкурсында җиңү яулады, 7нче балалар бакчасы да грантка ия булды. Шулай ук Күҗәкә мәктәбенең һәм Гуманитар гимназиянең ашханәләрендә ремонт эшләре башкарылган. Район башлыгы ата-аналарга, аеруча беренче сыйныфка баручы балалар белән өйдән мәктәпкә кадәрге юлны алдан бергәләп карап чыгарга һәм юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә киңәш итте.


Нет комментариев