Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш технология техникумы студентлары - чемпионат җиңүчеләре

Россиякүләм «Абилимпикс 2023» бәйгесе, мөмкинлекләре чикле булган егет-кызларның һөнәри осталыкларын ачу һәм бәяләүне алмаксат итеп куя. Агымдагы елда әлеге бәйге «Мөмкинлекләргә чикләр юк!» девизы астында үтә.

 

 

"Абилимпикс 2023" милли чемпионатның республикакүләм этабы җиңүчесе - техникумыбыз студенты Галиәхмәтов Айназ. 2 курста белем алучы егебез "Штукатур эше" компетенциясендә уңышлы чыгыш ясап, 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 

"Мондый бәйгеләр булачак һөнәр ияләренең осталыкларын күрергә, бәяләргә ярдәм итә.  Мөмкинлекләре чикле булганнар арасында оештырылган әлеге бәйге, әлбәттә, аеруча мөһим. Биредә һәр студент үз көчен сынап карый ала, үз-үзенә ышаныч арта", дип матур фикерләрен җиткерде җиңүчене әзерләүче остаз Данияр Данил улы Салахов. 

Беренче тапкыр мондый зур бәйгедә катнашкан Айназның да кичерешләре белән кызыксындык. "Башта бераз каушадым, аннары үземне кулга алдым, 2 ел дәвамында алган белемнәрне искә төшердем. Мастерым Данияр абыйның ярдәме зур. Ул безгә штукатур эшенең бар нечкәлекләрен өйрәтте. Рәхәт инде җиңгәч", дип елмайды тыйнак егетебез.

Реклама

Чемпионатның абсолют җиңүчеләре, 1 урынны яулаган кызларыбыз -Ибраһимова Ландыш һәм Рәҗәпова Хәдичә.
"Кулинар эше" компетенциясендә кызларыбыз иң-иңнәр!

Остазлары Лилия Ринат кыз  Вәлиева: "Милли чемпионатка үттек, республика данын яклап яңа уку елының 20-23 октябрендә Мәскәүгә барачакбыз,алла бирса. Кызларыбыз молодцы, билгеләнгән 3 сәгатьтә 3 төрле ризык әзерләделәр. Бизәлеш ягыннан да югары баллар җыйды кызлар".

 

Чыннан да, бу зур җиңү. Тәҗрибәле остаз һәм максатка омтылучан шәкертләр тырышлыгы. Мәскәү каласында үтәчәк Милли чемпионатта якынча 2385 кеше катнашачак дип белдерәләр. Уңышлар телибез үзебезнекеләргә!

"Абилимпикс 2023" җиңүчеләрен, остазларын чын күңелдән ихлас котлыйбыз! Яңадан -яңа үрләр теләп калабыз! Мөмкинлекләргә,чыннан да, чикләр юк!

Өстәмә белем бирү педагогы Зилә Өлфәт кызы Нәгыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев