Актанышның беренче мәктәбе укучылары Кара диңгезгә ялга китте
Бүген Актанышның беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 т сыйныф укучылары Анапа шәһәренең Витязево поселогында урнашкан ял hәм сәламәтләндерү лагере «Глобус»ка ял итәргә китә. Укучыларга лагерь өчен путевка «Иң тату сыйныф» бәйгесендә җиңүче команда буларак Татарстан Республикасы мәгариф hәм фән Министрлыгы тарафыннан бүләк ителде.
Кара дингез буенда урнашкан, балалар өчен барлык мөмкинлекләре булган лагерьда безнең районнан 19 укучы ял итәчәк .
Курорт зонасында урнашкан лагерьның дэвамлыгы 17 көн. Укучыларга җитәкче буларак ата- аналар комитетыннан Бариева Ландыш Фирдәвис кызы билгеләнде. Барлык ата-аналар исеменнән Ландыш Фирдәвис кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Күңелле яллар теләп, исән- имин ял итеп кайтуларын теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев