«Әтәчкәй» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен күңелле чара аша ныгыттылар
Актаныш районының 4 нче санлы «Әтәчкәй» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм ныгыту максатыннан ачык һавада мавыктыргыч һәм файдалы чара узды. Балалар белемнәрен уеннар, җыр-биюләр, шигырьләр һәм табышмаклар аша күрсәтте.
Чара барышында тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен төрле уеннарда катнашып, табышмакларга җавап биреп һәм иҗади чыгышлар ясап ныгыттылар. Җырлар, биюләр һәм шигырьләр бәйрәмгә күтәренке кәеф өстәде, ә балалар юл билгеләренең әһәмиятен һәм юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде.
Әлеге чараны тәрбияче Ганиева Эльвира Илгиз кызы һәм музыка җитәкчесе Бадертдинова Ирина Ригелевна әзерләде. Чарада шулай ук Актаныш районының ГБУ "БДД" бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәмәтова да катнашты.
Ул балаларга һәм өлкәннәргә җәйге чорда юлларда аеруча игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртте. Шулай ук ата-аналарга балалар өчен уңай үрнәк булулары, юл билгеләрен өйрәтүдә һәм кагыйдәләрне үтәү күнекмәләре тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чара ахырында катнашучылар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә уртак эшнең әһәмиятен билгеләп үтте. Балаларга дөрес үрнәк күрсәтеп, бердәм аңлату-тәрбия эшләре алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бердәмлектә көч, ә юлларда иминлек – һәркемнең уртак җаваплылыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев