Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Айдар Шәйхин: Мин - «Һарри Поттер»ның җанатары

Әйе-әйе, әле рус телендә дөнья күрмәгән "Гарри Поттер и проклятое дитя" әсәре татар телендә инде сентябрь аенда ук дөнья күрәчәк. Бу эшне Актаныш егете Айдар Шәйхин башкара. Әлеге әсәрнең тулы электрон тәрҗемәсе 10 сентябрьдә чыгарга тиеш. Шул уңайдан, "Intertat.ru" хәбәрчесе КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты диннәрне өйрәнү кафедрасының...

Әйе-әйе, әле рус телендә дөнья күрмәгән "Гарри Поттер и проклятое дитя" әсәре татар телендә инде сентябрь аенда ук дөнья күрәчәк. Бу эшне Актаныш егете Айдар Шәйхин башкара. Әлеге әсәрнең тулы электрон тәрҗемәсе 10 сентябрьдә чыгарга тиеш.
Шул уңайдан, "Intertat.ru" хәбәрчесе КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты диннәрне өйрәнү кафедрасының 2 курс студенты Айдар Шәйхин белән әңгәмә корды. Әлбәттә, тиктомалдан гына әдәби әсәрне тәрҗемә итеп булмый. Егетнең бу өлкәдә берникадәр тәҗрибәсе дә юк түгел. Диннәрне өйрәнү юнәлешендә уку сәбәпле, чыганакларның күбесен студентка инглиз телендә укырга туры килә.
- Әле рус теленә тәрҗемәсе чыкмаган китапны татар теленә тәрҗемә итү идеясе кайчан һәм ничек туды?
- "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" китабының инглиз телендәге версиясе 31 нче июльдә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Мин аны ике көндә укып чыгып, моны, һичшиксез, тәрҗемә итәргә кирәк, дигән фикергә килдем. Бу әсәр пьеса булганлыктан, башта мин аның бер пәрдәсен генә тәрҗемә итеп карарга булдым. Аннан соң инде китапны тулысынча татар теленә тәрҗемә итү идеясе үзеннән-үзе килеп туды. Мин үзем бу эшкә Гарри Поттерның фанаты буларак алындым.
- Китапны тәрҗемә итү өчен күпме вакыт таләп ителә?
- Бер төндә мин ике күренешне тәрҗемә итәргә өлгерәм. Әлбәттә, бу эчтәлеккә дә карый. Чөнки кайбер моментларны тәрҗемә итү авыр бирелә. Караламаларны тикшерү текстны тәрҗемә итү процессы белән параллель бара.
- "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" әсәре татар теленә тулысынча тәрҗемә ителәчәкме?
- Әйе, аны берничә төрле форматта йөкләп булачак. Гомумән, бу пьеса турында фикерләр каршылыклы, шуңа аны сәхнәдән карау күпкә яхшырак. Икенчедән, ул Гарри Поттер турындагы беренче һәм җиденче китапка нигезләнеп төзелгән. Кемнәр бу ике әсәр белән таныш, аларга сигезенче китапны укырга кызык һәм җиңел булачак. Ә инде Гарри Поттер дөньясы белән бөтенләй таныш булмаганнарга әсәр авыррак булып тоелыр. Чөнки биредә вакыйгалар җиденче китаптан соң 9 ел узгач сурәтләнә: ул Гарри Поттерның балалары турында. Биредә ата белән ул каршылыгы да күренә.
- Тәрҗемә эше бер дә җиңел түгел. Бу юнәлештә синең ярдәмчеләрең бармы?
- "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" әсәре белән параллель рәвештә әкренләп "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" тәрҗемә ителеп килә. Аны тәрҗемә итәргә волонтерлар алынды. Аларның барысы - Гарри Поттер белән җенләнгән кешеләр. Араларында укытучылар да, мәктәп укучылары да бар. Тамчыдан күл җыелган кебек, без бу эшне әкренләп башкарабыз. Ә "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" китабын мин үзем генә тәрҗемә итәргә булдым. Ерып чыга алырмын, дип уйлыйм. Әлбәттә, корректура, мөхәррирлек өчен башка белгечләр дә җәлеп ителә.
- Заманча әсәрне беренчеләрдән булып татарларга укыту теләге сезнең төп максат булып торамы?
- Рус телендәге тәрҗемә пәйда булганчы, татарча вариантның күпкә иртәрәк чыгу күренеше кызык булып тоела. Безнең тәрҗемә рәсми рәвештәге тәрҗемә булмаса да, китап булып басылып чыкмаса да, ул резонанс тудыра алырлык вакыйга булыр иде. Гомумән, татарлар арасында Гарри Поттер турындагы әсәрләрне сөючеләр бик күп. Бу аларга да бер зур бүләк булачак бит. Кемдер аны ноябрьгә кадәр тилмереп көтеп тора. Ә татар телен белгән кеше бу хыялын инде сентябрьдә үк чынга ашыра алачак.
- "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" әсәрен кайда бастырып чыгарырга ниятлисез?
- Аны бастырып чыгаруны планлаштырмыйбыз, чөнки аның өчен авторлык хокукларын сатып алу кирәк. Без татарча вариантны тулысы белән potter.tatar дигән сайтка урнаштырырга җыенабыз. Шуннан аны һәркем үз гаджетына йөкли алачак.
Әйтергә кирәк, рәсми тәрҗемәсе чыкканчы, китапларны, сериалларны тәрҗемә итү - фанатлар арасында киң таралган күренеш. Мәсәлән, "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" әсәренең рус телендә рәсми булмаган тәрҗемәсен инде табып була. Бу рәсми дә, әдәби тәрҗемә дә түгел. Безнең тәрҗемә дә шундый ук практика булачак. Бу - әсәрне тарату һәм популярлаштыру өчен бик уңай ысул.
- Мондый тәрҗемә эше белән шөгыльләнү закон яки башка кагыйдәләр буенча чикләнелмиме?
- Бу бик тә чикләнә торган әйбер, чөнки Гражданнар кодексын бозу булып санала. Әгәр дә шушы тәрҗемәне урнаштырганнан соң, безгә Англиядән "Бу тәрҗемәне алып атыгыз", дип мөрәҗәгать итсәләр, мин моңа Англиядә игътибар итүләренә сөенеп, тәрҗемәне алып куячакмын.
Шунысын да әйтәсем килә: без бит моның нигезендә үзебезгә акча эшләмибез, ул коммерциягә корылган әйбер түгел. Хокукларны сатып алу теләге бар, ләкин бу мәшәкатьлерәк эш булачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин тәкъдиме белән бүген-иртәгә әлеге эшкә тотынырга планлаштырам. Ләкин аның барып чыгасына минем өметем зур түгел. Чөнки моңа зур финанс мөмкинлекләрнең булуы да кирәк. Чит илләрдәге әдәби агентлыклар автор хокукларын билгесез кешеләргә түгел, ә нәшриятларга гына бирәләр.
- Әлеге мәсьәлә турында республикадагы нәшриятларга мөрәҗәгать иткәнегез юкмы?
- Әгәр дә бу эшкә безнең "Татарстан китап нәшрияты" алынса, бик яхшы булыр иде. Әлбәттә, бу аларның әлеге чыгымнарны капларга әзерлегеннән дә тора. Ниндидер могҗиза белән, татар теленә рәсми рәвештә тәрҗемә ителү турында хокукларны алсак, татар теле Гарри Поттерны тәрҗемә иткән 80 нче тел булачак, Алла боерса.
- Китап татарча "Һарри Поттер", дип чыга. Татарча әйткәндә, ничек дөрес Гарри Поттермы, әллә Һарри Поттермы?
- Гомумән, китаптагы исемнәр безгә рус теле аркылы керә. Шуңа күрә алар бераз үзгәртелеп бирелә. Рус телендә "Harry" сүзендәге "һ" авазы юк, шуңа да ул "Гарри"га әйләнә. Ә инде татар телендә "һ" авазы бар. Шуңа нигә әле без "Һарри"ны "Гарри" дияргә тиеш?! Безнең тәрҗемәдә шулай ук "Һогвартс" та "Һ" белән языла, Гермиона да "Һермиона", дип әйтеләчәк. Әлбәттә, тел үзенчәлекләре исәпкә алына.
- "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" әсәрен татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре нинди?
- Гарри Поттерның авторы Джоан Роулинг тел белгече, инглиз теле укытучысы булганга күрә, анда теле ягыннан кызыклы гына күренешләр күзәтелә. Әсәрнең төп нөсхәсендә кызыклы идиома, төрттерүләр, мәзәкләр бар. Факультет, йорт исемнәре һәм башка атамаларның инглиз телендәге этимологиясен карасаң, кызык мәгънәләр килеп чыга. Аларны шулай ук татар теленә игътибар белән тәрҗемә итәргә кирәк.
Гомумән, рус телендәге тәрҗемәнең кайбер кимчелекләре бар. Мисал өчен, кайбер идиомалар дөрес тәрҗемә ителмәгән яки бөтенләй төшереп калдырылган. Андый моментларны исәпкә алып барабыз. Без турыдан-туры инглиз теленнән татарчага тәрҗемә итәбез. Минем алда һәрвакыт китапның төп нөсхәсе, рәсми тәрҗемәсе, рус телендәге башка тәрҗемәләр, шулай ук, фанатлар тәрҗемә иткән үрнәк тә тора. Аерым моментларда төрек тәрҗемәсенә дә игътибар итеп алабыз.
- Сез тәрҗемә итә торган өч китапның кайсысы җиңелрәк бирелә?
- Әлегә иң җиңеле - "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала". Пьеса итеп язылганлыктан, ремарка һәм репликалар булу сәбәпле, ул җиңелрәк. Әлеге китап Роулинг тарафыннан түгел, ә аның белән аралашканнан соң язылган әсәр. Шуңа аның теле дә башкачарак. "Һарри Поттер һәм феникс берлеге" иң калын китап булып тора. Беренче китап - "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" җиңел тәрҗемә ителә, чөнки ул балалар өчен бер әкият кебек укыла, анда катлаулы проблемалар күтәрелми.
- Тиз арада тәрҗемә итү сәбәпле, хаталар да калырга мөмкин бит...
- Без моның турында борчылмыйбыз, чөнки бу басма китап түгел, электрон китап. Хаталарны төзәтү өчен сайтның элемтә бүлегендә укучыларыбыз белән кире элемтә булдырылыр, дип уйлыйбыз. Ләкин текст тәрҗемәсе корректорлар тарафыннан да җентекләп тикшерелә. Хаталарны төзәтү фанатлар җәмгыятенең уртак эше булып калыр, дип ышанам.
- Сез китапны турыдан-туры татар теленә тәрҗемә итәсез? Бу китапның рус телендәге версиясен татарчага тәрҗем итүгә караганда җиңелрәкме әллә?
- Инглиз телен яхшы аңласаң, җиңел. Бу эштә телнең әдәби мөмкинлекләрен татарчага "аударып" карыйсың. Шуңа да бу җиңелрәк булып тоела. Ләкин шул ук вакытта без рус телендәге тәрҗемәләрне дә карап барабыз. Инглиз теле сүзләрен татарчалаштырып бирәбез. Аларны шаяру белән кабул итәрләр, дип ышанабыз.
- Син хәзерге вакытта каникулларда авылда. Үзең беләсең, авылда беркайчан да эш бетми. Синең бу шөгылеңә әти-әниләр ничек карый?
- Мин үземне үзем кайгырта торган кеше. Соңгы елларда мондый эш белән даими шөгыльләнеп килдем. Шуңа күрә минем бу эшемә ачуланып карамыйлар. Һәрхәлдә, минем печән чабасым юк.
Айдар җиң сызганып тәрҗемә иткән арада, Гарри Поттер фанатлары "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала"ның татарчасын көтә. "Intertat.ru" сайты да бу эшне күзәтеп бара, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
________________________________________
Искәртеп узыйк: "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" пьесасы дүрт пәрдәдән тора. Аның һәрберсендә якынча 19-20 күренеш. Әмма әсәрнең беренче пәрдәсендә өч ел эчендә булган вакыйгалар сурәтләнә. Алга таба, барлык күренешләр - якынча 1-2 атна эчендә булган вакыйгалар. Китапның pdf-варианты 276 бит булса, текст якынча 250 битне тәшкил итә.
чыганак: http://intertat.ru/tt/angama-tt/item/61314-aydar-shәyhin-min-һarri-potternyiң-җanataryi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев