Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Байсар, Богады, Әлем, Чуракай мәктәбе укучылары Минзәлә педагогия көллиятендә кунакта булды

Язгы каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан Актаныш районы мәктәпләре белән үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзегән М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте Байсар, Богады, Әлем, Чуракай мәктәбе укучыларын үзенә кунакка чакырды.

 Муса Җәлил мемориаль музеена экскурсия белән башланып, укучылар IT- лаборатория, мәктәпкәчә белем бирү лабораториясе, робототехника, башлангыч сыйныфларда белем бирү лабораториясе белән таныштылар. Россия "Алдынгылар хәрәкәте" әгъзалары тарафыннан әзерләнгән мастер-класс, менталь арифметика буенча мастер-класс карадылар. Спорт залында булачак физик тәрбия укытучылары белән бергә степ-аэробика биеделәр; планетарийда булып, дөньяның килеп чыгышы турында мәгълүмат алдылар.

Эшлекле программада Актанышыбыз турында укучыларның белемнәрен тикшерү викторинасы да урын алган иде. Көллият талибәләре Г.Х.Андерсен әкиятләре буенча тамаша әзерләп, укучыларны ял иттерделәр. Бу вакыт аралыгында уку йорты җитәкчесе Ренат Махмутович белән мәктәп директорлары алга таба үзара хезмәттәшлекнең тагын башка төрле формалары турында уйландылар, фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев