Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Балалар иҗат үзәгендә «Солдатта булган диләр” квест уены узды.

Тәрбия буенча директор киңәшчеләре балаларга “Солдат киемен тиз арада киенү”, “Автомат сүтеп җыю”, “Баш мие һөҗүме”, “Иң төз атучы”, “Газ атакасы” кебек ярышлар оештырдылар.

"Солдатта булган диләр” квест уены Укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү – тәрбия процессы алдына куелган төп максатларның берсе. Шуны истә тотып, бүген районда мәктәп укучылары өчен “Солдатта булган диләр” квест уены үткәрелде. Тәрбия буенча директор киңәшчеләре балаларга “Солдат киемен тиз арада киенү”, “Автомат сүтеп җыю”, “Баш мие һөҗүме”, “Иң төз атучы”, “Газ атакасы” кебек ярышлар оештырдылар. Укучылар бу уеннарда актив катнашты. Ярышлар тәмамлангач, рәхәтләнеп солдат боткасыннан авыз иттеләр.

 Мондый очрашулар чынбарлыкны дөрес күзалларга, авырлыклардан курыкмаска, хәрби антка һәрвакыт тугры калырга, туган җиреңне, Ватаныңны яратырга кирәклеген аңларга ярдәм итә, яшь буынга физик яктан чыныккан һәм сәламәт булырга кирәклеген өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев