Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Балалар сәламәт үссеннәр: Актанышта сәламәт туклану турында киңәшмә узды

13 март көнне Актаныш авылының 5 нче санлы гомуми үсеш бирүче балалар бакчасында район бакча мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр катнашында балаларда сәламәт туклану культурасын формалаштыруга багышланган киңәшмә узды.

Кешенең сәламәтлеге — аның иң зур байлыгы. Бу гади генә фикер һәркемгә таныш булса да, аны тормышта гамәлгә ашыру балачактан башлана. Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре гаиләдә һәм балалар бакчасында ук формалашырга тиеш. Нәкъ менә шул чорда бала дөрес туклануның әһәмиятен аңлый башлый.

Киңәшмә барышында сәламәт тормыш рәвешенең төп элементлары — көндәлек режимны саклау, дөрес туклану һәм актив хәрәкәтнең бала үсешендә мөһим роль уйнавы ассызыкланды. Чара югары дәрәҗәдә оештырылган һәм бик файдалы үтте.

Кунакларны бакчада җылы каршы алдылар. Роза Габдулла кызы һәм Лилия Рәшит кызы әзерләгән сәламләү чыгышы катнашучыларда уңай тәэсир калдырды. Аннан соң төркемнәрдә ачык шөгыльләр тәкъдим ителде.

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияче Әлфия Тимергали кызы «Файдалы һәм зыянлы ризыклар» темасына кызыклы шөгыль үткәрде. Балалар тәҗрибәләр ярдәмендә чипсы һәм газлы эчемлекләрнең сәламәтлеккә зыянлы булуын үзләре ачыклады. Алар лаборант роленә кереп, тикшеренүләр үткәрде, нәтиҗәләр ясады.

Уртанчылар һәм кечкенәләр төркемендә тәрбияче Ләйсән Котдус кызы «Сәламәт булыйк!» темасына сөйләм үстерү дәресе күрсәтте. Уен формасында узган шөгыльдә балалар авазларны дөрес әйтергә, рәсем буенча җөмләләр төзергә өйрәнделәр. Шулай ук дөрес туклануның сәламәтлек нигезе булуын аңладылар.

Чара «Дөрес туклану — брендка әверелсен» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Аны Роза Габдулла кызы һәм Лилия Рәшит кызы ата-аналар һәм балалар катнашында әзерләгән. Тамаша кунакларда зур кызыксыну уятты һәм теманы иҗади яктыртты.

Киңәшмә ахырында катнашучылар фикер алыштылар, күрсәтелгән эшчәнлеккә бәя бирделәр. Район балалар бакчалары методисты Наилә Назыйф кызы, шулай ук бакча мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр чараны югары бәяләде.

Мондый очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен бик мөһим. Алар педагогларның һөнәри осталыгын арттыруга, балаларның сәламәт үсешенә зур өлеш кертә.

Авторы: Ләйсән Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев