Бөтендөнья икмәк көнендә «Алтынчәч» бакчасы нәниләре Икмәк комбинатына бардылар
16 октябрь- Бөтендөнья икмәк көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге истәлекле көнне искә алып, “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячеләре Галимова Рима Николай кызы, Мухаметшина Инзилә Рәсим кызы, Басыйрова Нурия Муллаян кызы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Актаныш икмәк комбинаты"на экскурсия оештырдылар.
Балаларны комбинатның кулланучылар җәмгыяте директоры Гиздәтуллина Айгөл Фәрит кызы үзе каршы алып, аларга кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә корды, комбинаттагы эш урыннары, һөнәр ияләре белән таныштырды. Балалар ипи пешерүче, мич янында эшләүче, икмәкнең сыйфатын тикшерүче һөнәрләре белән таныштылар. Игьтибар үзәгендә, әлбәттә, камыр кабара торган зур казаннар, җылысы ишек төбенә кадәр килеп торучы мичләр, камыр сала торган торле формадагы тимер савытлар иде.
Хуш исле, яңа гына мичтән төшкән кайнар ипидән авыз итеп, сабыйларның ипи турында: “Конфеттан да тәмле”- дигән бәяләре ипи пешерүчеләрнең күңелләренә хуш килде. Үз куллары белән эшләгән открыткалары , икмәк турында сөйләгән шигырләре икмәк комбинатында хезмәт куйган барлык һөнәр ияләренә дә балаларның рәхмәте булып ирешсен иде.
Шушындый эчтәлекле, балалар күңелләрендә зур тәәсирләр калдырган очрашуны оештырырга мөмкинлек тудырган "Актаныш икмәк комбинаты" җитәкчесе А.Гиздәтуллинага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев