Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Думада педагогларны артык кәгазь эшеннән азат итәргә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов мәгариф министры Сергей Кравцовка педагогларга бюрократик йөкләнешне киметү инициативасы белән мөрәҗәгать юллаган.

Парламентарий укытучы хисаплар, белешмәләр һәм укыту эше белән турыдантуры бәйле булмаган башка документлар рәсмиләштерүгә эш вакытының 10 процентын гына сарыф итә ала, дип саный һәм моны закон нигезендә билгеләргә тәкъдим итә. Моннан тыш, ул методик тәкъдимнәр әзерләргә һәм педагог алып барырга тиешле мәҗбүри документлар исемлеген расларга кирәк дигән фикердә тора. Вице-спикер фикеренчә, әлеге чараларны гамәлгә ашыру мөгаллимнәргә укучылар белән күбрәк эшләү мөмкинлеге бирергә һәм укытуның сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев