Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Ел тәрбиячесе-2024: «Алтынчәч» балалар бакчасында республикакүләм һөнәри бәйгенең зона этабы уза

Бүген Актанышның 7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында республикакүләм «Ел тәрбиячесе-2024» бәйгесенең зона этабы уза.

"Алтынчәч" балалар бакчасы бүген иртәннән үк кунаклар кабул итте. Актаныш, Мөслим, Сарман, Азнакай районнарыннан килгән балалар бакчалары тәрбиячеләре һөнәри осталык бәйгесендә көч сынаша. 

Конкурста катнашучыларны "Алтынчәч" балалар бакчасы нәниләре җырлы, биюле сәламнәре белән каршылады.Соңыннан алып баручылар сүзне Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Дилбәр Әнвәровага бирде.

-Хөрмәтле тәрбиячеләр! Муниципаль конкурста җиңеп хәзер зонаара бәйгегә көч сынашырга килдегез. Әлеге бәйгеләр балаларны  тәрбияләүдә һөнәри яктан тагы да үсәргә, камилләшергә этәргеч бирсен.  Безнең киләсе яшь буынның тәрбияле, белемле булуы сезнең кулда. Димәк, сез илебезнең киләчәген тәрбиялисез. Уңышлар сезгә!- диде Дилбәр Миркасыйм кызы. 

«Ел тәрбиячесе» конкурсының зона этабында катнашучылар бүген ике төрле һөнәри сынау көтә. "Минем педагогик табышым" өлешендә үз эшчәнлекләре турында сөйләгәннән соң жюриның сорауларына җавап бирәчәкләр.

Ә жюри бик мәртәбәле затлардан тупланган: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Татьяна Сидорова, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең мәктәпкәчә белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы рузилә Абдуллина,

«Казан педагогия көллияте»урта һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең мәктәпкәчә фәннәр укытучысы Ольга Липатова тәрбиячеләрнең осталыгын бәяли.

Икенче бирем исә балалар белән уртак тел табып педагогик осталыкны күрсәтүгә нигезләнгән, тәрбиячеләр "Алтынчәч" нәниләре белән чара тәкъдим итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев