Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңартылган Актанышның беренче мәктәбендә Белем бәйрәме: Яңа уку елы котлы булсын!

Бүген Актанышның беренче урта мәктәбе Белем бәйрәмен өр-яңа киемнән каршылый. Татарстан Республикасындагы «Капиталь ремонт» программасы кысаларында Актанышның беренче урта мәктәбендә 35 миллион 960 мең сумлык төзү- төзекләндерү эшләре башкарылды. Яңартылган уку йортында узган Белем бәйрәмендә Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов катнашты, коллективка котлауларын җиткерде.

2024-2025 нче уку елын Актанышның беренче урта мәктәбе 632 укучы белән каршылый. Ә 48 беренче сыйныф укучысы  өчен кыңгырау тавышы әле беренче тапкыр гына чыңлый.

Тантаналы линейка Россия һәм Татарстан гимннары белән башланды.

Укучылар Белем бәйрәменә багышлап җырлы, биюле, нәфис сүзләр белән өретелгән бик матур тамаша әзерләгән иделәр. Шатлыклы мизгелләр укучыларның мөгаллимнәренә, кунак булып килгән ветеран укытучыларга чәчәк гөлләмәләре тапшыруы белән тагы да күркәмләнде. 

Муниципаль мәгариф системасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе– гамәлдәге мәгариф учреждениеләре биналарын заманча таләпләргә туры китерү. Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүдә район хакимиятенең булышлыгы искиткеч зур. Балалар заман таләпләренә туры килгән биналарда белем алсын өчен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ремонт эшләре үз вакытында башкарыла. Район мәгариф оешмаларын  яңа уку елына әзерләү җәй буена район хакимиятенең һәм мәгариф идарәсенең  игътибар үзәгендә. быелгы уку елы алдыннан мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүгә җирле бюджеттан якынча 2 миллион 316 мең  сум акча бүлеп бирелде. 

Белем бәйрәмендә Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов мәктәпне яңартылуы уңаеннан котлап җиһазлар алырга сертификат тапшырды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка районыбызда алып барылучы төзелеш эшләренә күрсәткән олы булышлыгы өчен зур рәхмәтен белдерде. Ленар Рафак улы укытучылар коллективына, укучыларга һәм ата- аналарга яңа уку елы белән котлап, уңышлар теләде. Укучыларга тырышып укып, туган җиребезне ярата, саклый һәм яклый торган илебезнең пактриотик рухлы гражданнары булып үсеп җитәргә өндәде.

Мәктәп директоры Альберт Мансуров республика, район җитәкчелегенә, уку йортын төзекләндергән «ПМК» оешмасына рәхмәт сүзләрен җиткерде, татлы чәкчәк белән рәхмәт хатларын тапшырды. Ленар Зариповның сүзен куәтләп махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның туган ягыбызга исән-сау кайтуын теләде.

Татарстан Республикасында гамәлдә булган программа нигезендә Актанышның беренче урта мәктәбен капиталь ремонтлау өчен республика бюджетыннан 35 миллион 960 мең сум акча бүлеп бирелде. "Капиталь ремонт» программасы ярдәмендә уку йортының фән кабинетлары, коридор, актлар залы төзекләндерелде. Бинаның эчке инженерлык коммуникацияләре яңартылды, түбә һәм стена заманча итеп үзгәртелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев