Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Җиңүгә илткән сукмаклар

11 февральдән 27 мартка кадәр Республика балалар иҗат үзәге тарафыннан Казан шәһәре Яңа Савин районының тышкы эшләр үзәге белән берлектә “Туган як сукмаклары” республикакүләм экологик квесты уздырылды.

Әлеге масштаблы бәйгедә республиканың 21 муниципаль берәмлегеннән 54 команда катнашты. Алар арасында Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларыннан торган 4А сыйныфның “Родные тропы” командасы да бар иде.

Ике ай дәвамында укучылар 7 этаптан торган квест биремнәрен үтәделәр. Һәр этап аерым сакланучы табигать территорияләренә багышланды һәм укучылардан белем, тырышлык таләп итте.

Команда визитка тәкъдим итү, югалып баручы орхидея төрләрен саклау буенча буклет ясау, Иремель тау массивы макеты булдыру, минераль сулар составын өйрәнү, табигый чималдан буяулар әзерләү, сталагмитлар һәм сталактитлар үстерү, Кызыл китапка кертелгән хайванга хат язу кебек катлаулы һәм кызыклы биремнәрне югары дәрәҗәдә башкарып чыкты.

Барлык этаплар да максималь – 10 баллга бәяләнде. Нәтиҗәдә, “Родные тропы” командасы республикакүләм квестның җиңүчесе булды.

Команданың җитәкчесе – Эльмира Гилемзяновна Ваншина.

Без укучыларыбызны һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев