Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Изге Биләр җиренә сәяхәт

Биләр – республикабыздагы атаклы, сирәк очрый торган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр арасында аерым урын алган бөек шәһәр.

 Биләрнең барлыкка килүен күпчелек галимнәр 922 елгы вакыйгалар белән бәйлиләр. Табылдыклар Биләрнең сәүдә-икътисадый һәм мәдәни яктан зур әһәмияткә ия булганын сөйлиләр. Монда болгар зыялылары яшәгәннәр.  Ләкин 1236 елда монгол гаскәрләре һөҗүм итеп бөек һәм кодрәтле Биләрне җимерәләр. Янгында Биләр тәмам җимерелә һәм бу җирдә бүтән торгызылмый. Шулай да тарих, гасырлар серен саклаучы хәрабәләр генә калдыруга карамастан, бүгенге көндә Биләр янында, риваятьләргә күмелгән Хуҗалар тавында Изге Чишмә челтери, шәһәрлек территориясендә тарихи ядкарьләр торгызылган, Биләр тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы барлыкка килгән. Җир шарының төрле почмакларыннан һәрбер җисеменнән тарих сулышы килүче Изге җиргә “Бөек шәһәр”нең борынгы ташларына тотыныр өчен, савыктыргыч суын авыз итеп китү өчен мосафирлар агыла. Изге чишмә суының сыйфат нормалары югары категориягә туры килә, катылыгы югары категория нормаларыннан да сыйфатлырак, шулай ук кальций, магний, калий, фтор һәм йодбуенча да күрсәткечләре бик яхшы икән.

     17 нче июнь иртәсендә безгә дә, Яңа Кормаш авылының 30 мосафирына, шушы изге тарихи җирләрне күрү бәхете тәтеде. Биләр җирендә безне экскурсовод Людмила Александровна каршы алды һәм бик матур итеп сөйләп озатып йөрде. 444 баскыч буйлап  теләкләр тели-тели, Хуҗалар тавына яисә Кызлар каласына менү,  уникаль сулы Изгеләр чишмәсе суыннан авыз итү, тарихи-археологик музейда булу, страуслар экофермасында төрле хайваннарны күзәтү, ашату, мәчеткә кереп намаз уку – болар барысы да яхшы итеп оештырылган, күңелләребездә истә калырлык вакыйгалар булды. Корбан бәйрәме көннәрендә шушы изге тарихи җирләрдә йөрү, үз күзләребез белән шушы урыннарны күрү бәхетен безгә спонсорыбыз – авылыбыз оныгы Халиков Илдар Шәфкать улы бүләк итте. Төрле яшьтә булган авылыбызның 30 кешесен бөтен уңайлыклары да булган автобус белән бушлай Биләр җиренә алып барып кайту, экскурсовод хезмәте, кафеда бик тәмле хәләл ризыклар белән туклану кергән иде бу зур бүләккә. Авылыбызга, аның кешеләренә карата шушындый олы хөрмәте өчен без Илдар Шәфкать улына бик зур рәхмәтлебез! Аңа бары тик сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләгән эшләрендә тагын да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз. Шулай ук барлык сәяхәтчеләр исеменнән шушы сәяхәтне оештыручы, башлап йөрүче, авылыбыз депутаты Харисов Рәсүл Газиз улына һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Нәсыйх кызына, безне шушы сәяхәттә исән-имин йөртеп кайткан шоферыбыз Хәертдинов Робертка да зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Исән-имин булыгыз, сәламәт булыгыз, эшләгән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

                                                                                                                                                                                        Яңа Кормаш башлангыч мәктәбе укытучысы

                                                                                                                                                                                                               Хафизова Фәридә Фәвәсим кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"