Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Каенкай»дан актив хәбәрчебез яза

Сентябрь-октябрь айлары — мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ата-аналарның җыелышлары чоры.

Балалар тормышында балалар бакчасының әһәмиятен ата-аналарга күрсәтү максатыннан 13 октябрь көнне 6нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасында бик эзлекле һәм оешкан рәвештә ата-аналар җыелышы үтте.

Җыелышта әти-әниләр белән төрле кызыклы итеп яңа трейнинглар үткәрдек. Әти-әниләр балалар булып та карадылар, үз кәефләренә туры килгән төсләрне кулланып, барысы бергә бердәм бер картина ясап куйдылар. «5-6 яшькә кадәр балаларының психик үсешенең яшь үзенчәлекләре» турында сөйләштек. Һәр баланың игътибар үзәгендә тотарга кирәклеген ассызыкладык.

Җыелышта шулай ук логопедия, башка шөгыльләрдәге эш белән таныштыру булды. Ата-аналар тәрбиячеләргә булган аерым сорауларына да җавап алып, кәнагать булып таралыштылар.

Ландыш Кирамова, зурлар логопед төркеме тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев