Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Киров мәктәбендә Казан дәүләт аграр университеты галимнәре дәрес бирде

Киров мәктәбе коллективы Казан дәүләт аграр университеты белән тыгыз элемтәдә тора. Узган уку елында бер укучыбыз университетны тәмамласа, шул юнәлештә укуын дэвам итәргэ теләүче укучыларыбыз булуү тагын да шатландыра. Инде уртак хезмәтләребез дә бар.

Бүген 20 март көнне Казан дәүләт аграр университеты галимнәре, аспирант-студентларыннан торган 8 кешелек делегация мәктәп укучылары белэн очрашты. 7 класс усемлекләр физиологиясе, 8 класс ландшафтлы дизайн, 9 класс экономика, 10-11 класс  укучылары өчен агрономиядән практик дәресләр узды. 
Укучыларыбызга, фән укытучыларына да дәресләр бик ошады.
Алдагы елларда да уртак хезмәтебезне дәвам итәрбез дип ышанып калабыз.

Наилә Җиһангирова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев