Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Мәгариф министрлыгында ата- аналарның җыелышларда читтән торып катнаша алуын аңлаттылар

Мәктәп укучыларының әти-әниләре ата-аналар җыелышында белем бирү оешмасы билгеләгән теләсә кайсы форматта – көндез, дистанцион яки катнаш режимда катнашырга хокуклы.

Россия Мәгариф министрлыгының Дәүләт Думасы депутатлары мөрәҗәгатенә биргән җавабында шулай диелә. Элегрәк Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков, шулай ук депутатлар Антон Ткачев һәм Анна Скрозникова мәгариф министры Сергей Кравцовка ата-аналарның мәктәп җыелышларында онлайн катнашу мөмкинлеген рәсми рәвештә беркетергә тәкъдим иткән мөрәҗәгать юллаган иде.

 Парламентарийлар фикеренчә, бу вакытны янга калдырырга, гаилә тормышы белән белем бирү процессында катнашу арасында балансны яхшыртырга, шулай ук төрле сәбәпләр аркасында җыелышка килә алмаучылар өчен анда катнашуны гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Министрның беренче урынбасары Александр Бугаев имза куйган җавапта атааналар (яки законлы вәкилләр) җыелышларда мәктәп тарафыннан расланган теләсә кайсы форматта катнашырга хокуклы, дип билгеләп үтелә. Ата-аналар җыелышын уздыру, белем бирү процессының үзенчәлекләрен һәм атааналарның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, аны үткәрү форматы турында карар мәктәпнең үз иркендә кала, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев