«Мәгариф» журналы Актаныш гимназиясе укытучысы Рәмилә Хаҗиеваны бүләкләде
«12 ноябрьдә «Мәгариф» журналы редакциясе Актаныш якларында сәфәрдә булып кайтты», дип яза «Мәгариф» журналы.
12 ноябрьдә «Мәгариф» журналы редакциясе Актаныш якларында сәфәрдә булып кайтты.
Татарстанның атказанган укытучысы Рамилә Әдип кызы инде 37 ел балаларга белем бирә. Педагогика университетының математика факультетын тәмамлап, башта балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, аннары башлангыч сыйныфларга белем бирә. Шул ук үзенең укучылары белән аларның сыйныф җитәкчесе булып, югары сыйныфларда математика укытуын дәвам итә. Инде Актаныш-Адымнар гимназиясендә эшли башлавына да бик күп еллар үтеп киткән. Әмма яраткан укучылары аны һич тә онытмый, гел аралашып, хәл белешеп торалар. Әнә шулай мөгаллимнәре турында матур язмалар да әзерләп бастырып киләләр икән.
– Олыгайган көндә иң рәхәте үз укучыларыңның шулай искә алып торулары, аларның рәхмәтле булулары икән, – дип сөенә Рамилә ханым. Шунда ук редакциябезгә һәм үзе эшләгән мәктәп коллективына да рәхмәтләрен җиткерергә онытмый.
«Укытучыңны котла, без бүләклибез!» акциясенә бик күп котлаулар килде. Бәйрәм көннәрендә күпме кеше мөгаллимнәренә җылы сүзләрен җиткерде! Нинди генә хатлар юк иде алар арасында: үзләре иҗат иткән шигырьләр дә, күзләрне яшьләндерә торган җылы язмалар да! Аеруча укучыларның мөгаллимнәренә карата матур мөнәсәбәте, рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыгулары сөендерде. Котлаулар арасында иң-иңнәрен сайлап алуы да җиңел булмады. Ә инде бәйге таләпләре буенча, котлаулар арасыннан иң яхшысы тавыш бирү ярдәмендә сайлап алынды.
«1 сентябрьдә кулга чәчәкләр тотып, Актанышның икенче санлы мәктәбенә укырга кердем. Мин беләм беренче укытучымны, ләкин хәтеремдә аның белән бәйле бер хатирә дә калмаган, кызганыч. Ул – Дания Гыйлемовна. Без беренче классны бетергәч, бәби ялына китте. Икенче сыйныфтан безне икенче укытучыбыз Хаҗиева Рамилә Әдип кызы – минем бакчадагы тәрбиячем алды. Башлангычны бетергәч, ул безнең математика укытучысы һәм класс җитәкчесе булып, 9 нчы сыйныфка чаклы алып барды. Кемнәрдер аның белән 11 нче сыйныфка чаклы булдылар. Күңелемдә иң җылы хатирәләр аның белән бәйле…», – дип яза Алсу Саниева-Хуҗина. Алсу ханым инде үзе дә өченче баласы белән декрет ялында икән. Иптәше махсус операциядә катнашып, яраланып кайткан, бүгенге көндә хастаханәдә дәвалана.
Бу көнне «Актаныш-Адымнар» гимназиясендә «Технологик чишелешләр аша укучыларның проект фикерләвен формалаштыру» республика семинары да узды. Семинарда Татарстанның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Зөлфия Хафиз кызы Сөнгатуллина мәртәбәле кунак буларак катнашты. «Адымнар» комплекслары эшчәнлегендә Актанышның Сәләтле балалар тәрбияләүче гимназия-интернатына, директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗановага, коллективка олы рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. «Яңарыш» фонды тарафыннан олуг бүләкләр дә тапшырды.
Шушы ук тантанада 1 нче сыйныф укучылары «Россия бөркетләре» сафларына кабул ителде.
Соңрак, мәктәп директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы семинарда катнашучыларны гимназиянең 15 еллык тарихы, ирешкән уңышлары белән таныштырды. Проект эшләрендә, ачык дәресләрдә укучыларның үзләренә максат-бурычлар куюлары һәм чишелеш юлларын табулары, уңышка ирешүләре күрсәтелде. Татар теле һәм әдәбияты, математика, физика, әйләнә-тирә дөнья, технология дәресләре, психолог-консультант тарафыннан мастер-класс узды. Проектлар күргәзмәсендә укучыларның эшләре тәкъдим ителде.
Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова исә редакция хезмәткәрләре белән очрашуда «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының мөгаллимнәрнең һәм тәрбиячеләрнең эшчәнлегендә уңай йогынтысын билгеләп узды һәм уртак хезмәттәшлекне тагын да арттыру теләген җиткерде.
Көннең икенче яртысы Актаныш үзәк китапханәсендә башланып китте. Биредә баш мөхәррир Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабын тәкъдим итү уңаеннан җылы очрашу узды. Очрашуга районның китап сөючеләре, Актаныш технология техникумы студентлары, төрле авыллардан китапханәчеләр һәм үзләре махсус операциядә хезмәттә булып кайтучы хәрбиләр дә килгән иде. Биредә һәркем үзенең әсәргә кагылышлы уй-кичерешләре белән уртаклашты, хәрбиләр баштан кичергән хәлләрне сөйләделәр. Тирән эчтәлекле, мәгънәле бу очрашу беркемне дә битараф калдырмады.
Соңрак, Актаныш районының данлыклы Әнәк авылына юл тоттык. Актанышка кадәр килгәч, данлыклы «Шәрип Шәймиев музей-йортына» керми китеп буламы соң инде. Бу музей Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең Әнәк авылында яшәгән әтисе Шәрип Шәймиев һәм аның нәселе тарихы белән таныштыра. 2020 елда биредә «Бабайда кунакта» мемориаль комплексы ачыла, музей-йорт та хәзер аның составында. Бина музей урнашкан агач йорт ХХ гасыр урталарында төзелгән. 1956–1980 елларда Шәрип Шәймиев гаиләсе яши. Минтимер Шәймиевнең балачагы, яшьлеге шушында үтә. Экспонатлар 1432 кв. м. мәйданда урнашкан музей, торак йорттан башка, мунча, келәт, абзар, баз һәм коены үз эченә ала. Экспозициядә гаилә көнкүреше торгызылган, гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре урын алган. Ә иң кызыгы: биредә урнаштырылган кайбер фотоларны «җанландырып» видеоларын карарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев