Туган ягыбызны яратабыз, конференцияләрдә моны дәлиллибез!
Районыбызның Аккүз мәктәбеннән даими авторыбыз, актив хәбәрчебез Розалия Җәмилованың чираттагы хатын сезнең игътибарга чыгарабыз, дуслар!
23 март көнне Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе офисы базасында, педагог һәм остаз елына багышланган «Талантлар территориясе» II төбәк-ара мәдәни-агарту фестивале кысаларында «Мин сине яратам, туган ягым» туган якны өйрәнү хәрәкәтендә катнашучыларның төбәк-ара фәнни-гамәли конференциясенең читтән торып катнашу этабына йомгак ясалды. Жюри протоколы нәтиҗәләре буенча Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы һәм Исламова Гөлназ Марсел кызы эшләре «Кем соң син, татар булмасаң» номинациясендә жюри призына лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев