Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районыбыз укучылары «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә зур уңышларга иреште

Бүген мәркәзебез Казанда Г.Тукай әдәби музеенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге тарафыннан оештырылган «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау туры узды.

Районыбыздан 4 укучы катнашып,  "Яшь прозаик"  номинациясендә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф  укучысы Нуриева Ләйлә (укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы) 1нче дәрәҗә Дипломга, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Лиана "Яшь шагыйрь" номинациясендә  1 нче дәрәҗә, 7 нче сыйныф укучысы Ильясова Энҗе  3 нче дәрәҗә Дипломга, 10 нчы сыйныф укучысы Зиязетдинова Адилә "Яшь журналист" номинациясендә 1 нче дәрәҗә Дипломга ия булдылар. Укытучылары: Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы. 
Котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев