Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

«Ромашка» балалар бакчасында коляскалар парады узды

18 июнь — Балалар коляскасы көне уңаеннан Актаныш районының 2 нче санлы «Ромашка» балалар бакчасында ясле төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында коляскалар парады оештырылды.

Чараны тәрбияче Рәзинә Рәфил кызы әзерләде һәм үткәрде. Коляскалар парады гаиләләрне берләштергән, күңелле дә, файдалы да бәйрәмгә әверелде. Балалар өчен бакчага килү бу көнне чын бәйрәм төсмере алды, ә әти-әниләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында мөһим мәгълүматлар алды.

Чарада шулай ук ГБУ "БДД" бүлеге җитәкчесе Л.Р. Мөхәмәтова катнашты. Ул әти-әниләргә балалар коляскасын кулланганда юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте турында сөйләде.

— Балалар арбасы — бала өчен иң кирәкле әйберләрнең берсе. Әмма аны кулланганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү бик мөһим. Чөнки арбада безнең иң кадерле кешеләребез — балаларыбыз утыра, — дип билгеләп үтте ул.

Чыгышында белгеч балалар коляскасы белән йөргәндә үтәлергә тиешле төп кагыйдәләрне искә төшерде: тротуардан гына йөрү, юлны җәяүлеләр кичүеннән генә чыгу, светофорның яшел сигналына гына юл аркылы чыгу, баланы куркынычсызлык каешлары белән эләктереп кую, караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлар куллану һәм җәмәгать транспортына утырганда саклык чараларын күрү кирәклеген ассызыклады.

Чара ахырында катнашучыларга хәвефсез юллар теләделәр. Коляскалар парады балаларда да, әти-әниләрдә дә күтәренке кәеф калдырып, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен искә төшерү өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев