Такталачык укучылары Менделеевскида узган бәйгедә уңышлы чыгыш ясады
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм остазлары Менделеевск шәһәрендә оештырылган II Республикакүләм «Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?» иҗади конкурсында катнашып, финалга чакыру алып, матур итеп чыгыш ясап, дипломнар, сертификатлар, истәлекле бүләкләр белән кайттылар.
Алар: 3 нче класс укучысы Шәйхенуров Г(җитәкчесе Имамова Р. Р.)., 6 класс укучылары Гизетдинова З., Таҗетдинова Р.(җитәкче Нуриева Ә. Г.), 4 нче класс укучылары коллективы (җитәкче Шәемова З. Ф.), шәхси чыгышлар белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Ә. Г, балалар бакчасы тәрбиячесе Мохтарова Г. Р.
Укучыларны һәм остазларны җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев