«Тәмле юл билгесе» бәйгесе: балалар һәм ата-аналар иҗатта берләште
«Тылсым» балалар бакчасында өченче ел рәттән уздырылган «Тәмле юл билгесе» бәйгесе быел да зур кызыксыну уятты. Чарада ата-аналар белән балалар бергәләп катнашып, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне иҗади форматта дәвам иттеләр.
«Тылсым» балалар бакчасында оештырылган «Тәмле юл билгесе» бәйгесе быел да югары дәрәҗәдә узды. Әлеге чараның төп максаты — балаларны һәм ата-аналарны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә җәлеп итү, бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итү булды.
Бәйгегә барлыгы 18 балалар бакчасыннан 27 эш тәкъдим ителде. Сайлап алу этабы нәтиҗәсендә 17 иң яхшы эш финалга узды. Финалда катнашучылар — балалар әти-әниләре белән бергә — юл билгеләре формасында бизәлгән милли ризыкларын тәкъдим иттеләр һәм аларны иҗади яклап чыгыш ясадылар.
Катнашучылар, үзләренең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, тиешле юл билгеләрен сайлап, алдан ук видеороликлар әзерләп җибәргәннәр иде. Нәкъ менә шул эшләр арасыннан иң кызыклылары сайлап алынып, гаиләләр финал этабына чакырылды.
Бәйгедә тәкъдим ителгән ризыклар татар милли ашлары нигезендә әзерләнде. Алар юл билгеләре элементлары белән бизәлеп, һәр бала тарафыннан шәхсән яклап чыгыш ясалды. Бу исә чарага аеруча үзенчәлекле төсмер өстәде.
Чара кысаларында шулай ук рәсем бәйгесе һәм техника темасына багышланган күргәзмә дә оештырылды. Балалар бакчасы коллективы бәйгене югары дәрәҗәдә башлап җибәрде.
Чараны оештыруга зур өлешне Актаныш районы буенча ГБУ “БДД” бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге ГИБДД ЮХИДИ өлкән дәүләт инспекторы Зиннурова Лилия кертте. «Тылсым» балалар бакчасы коллективы һәм җитәкчелеге дә зур активлык күрсәтте.
Җиңүчеләр дә игътибарсыз калмады: беренче урын иясенә самокат, икенче урынга музыкаль колонка тапшырылды. Моннан тыш, катнашучылар өчен өстәл уеннары, пазллар, яктылык кайтаргыч элементлар һәм башка истәлекле бүләкләр әзерләнде. Иң мөһиме — бер бала да бүләксез калмады.
Оештыручылар киләсе елларда әлеге бәйгегә катнашучылар саны тагын да артыр дип өмет белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев