Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ТЫРЫШ ХЕЗМӘТ НӘТИҖӘСЕ: ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК ЧЕМПИОННАРЫ

Татарстанда WorldSkills Russia һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы башланды.Чемпионатның максаты - һөнәри юнәлеш буенча иң-иңнәрне билгеләү. Мәктәп укучылары район, республикакүләм олимпиадаларын зур әзерлек һәм дулкынлану белән көтсә, булачак һөнәр осталары чемпионатта үз көчләрен сыныйлар.


Актаныш технология техникумы студентлары да әлеге чемпионатка ел дәвамында әзерләнеп, төрле компетенцияләрдә матур нәтиҗәләргә ирешәләр. 

Агымдагы елда да күркәм, лаеклы җиңүләребез белән горурлана алабыз. 

"ОСЕТИН ПИРОГЛАРЫН ПЕШЕРҮ" КОМПЕТЕНЦИЯСЕНДӘ БИГАНАЕВА АДЕЛИНА - 3 УРЫН.  

Мәктәп елларыннан ук әлеге чемпионатта катнашып, җиңүләр яулаган Аделинабыз, быел да сынатмады. Пешекче- технолог һөнәрен үзләштерә, 2 курста белем ала уңган кызыбыз. Өченче ел рәттән чемпионатта катнаша ул.   Остазы Лилия Ринат кызы Вәлиева белән уртак хезмәт, ныклы тырышлык нәтиҗәсе бу. 

"Аделина бик тырыш кыз, үҗәтлеге дә бар. Кызыксынуы көчле булуы - җиңүгә зур этәргеч. Буш вакыты булган саен пешерү цехына ашыга ул. Матур нәтиҗәгә ирешүебезгә чын -чынлап сөендек!", дип фикерләрен җиткерде тәҗрибәле остаз.

 Республикадагы һөнәри уку йортларыннан җыелган студентлар арасында үзебезнекеләр җиңүче булу, чыннан да, зур горурлык. 

"АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ МАШИНАЛАРЫН ЭКСПЛУАТАЦИЯЛӘҮ" КОМПЕТЕНЦИЯСЕНДӘ МИРГАЛИМОВ РИФАТ - 2 УРЫНДА!

"Миргалимовлар булдыра ул! Абыйлары Илфат та чемпионатта алдынгылыкны бирмәде. Эшчән егетләр!", дип горурланып сөйли остазы Нурсил Фирдәвес улы Мөхәметдинов. 

 Рифат Миргалимов 3 курс студенты, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау һөнәрен үзләштерә. Техника "җене" кагылган диләр андыйлар турында. Әлбәтттә, мондый җиңүләр җиңел бирелми. Һәрбер хезмәтнең матур нәтиҗәсе нигезен уртак, бердәм максат һәм шул максатка омтылыш төзи. 

Чемпионатта җиңү яулаган егет-кызларыбыз белән дә сөйләштек. Остазларына рәхмәтләре чиксез аларның. Һәр баланың мөмкинлекләрен күрә белеп, сәләтләрен ачуга зур хезмәт куйган мастер-укытучыларның тырышлыгына, һөнәри осталыгына хөрмәт белән карыйлар җиңүче студентлар. 

Алга таба да уңышлар телик булачак һөнәр осталарына. Әле алда башка компетенцияләр буенча да ярышлар көтелә. Җиңүләребез күп булса иде!

Актаныш технология техникумы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев