Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Хөрмәтебез чиксез Сезгә: Аккүз мәктәбендә ветеран укытучыларны зурладылар

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Укытучы һәм остаз елы» уңаеннан «Хөрмәт белән сезгә, ветеран укытучылар» дип аталган лаеклы ялда булган укытучылар белән очрашу кичәсе булды.

Укучылар Аккүз мәктәбендә бик күп еллар буе балаларга белем һәм тәрбия биргән зур хөрмәткә лаек ветеран укытучыларга хөрмәт хисе белән җыр — шигырьләрен бүләк иттеләр, «Мәктәп тарихы» дип аталган эзләнү эшен сөйләделәр. Укытучылар яшьлек елларын искә төшереп укучылар белән җылы әңгәмә кордылар, ә соңыннан мәктәпнең "Туган як музее"на экскурсиягә керделәр.

Әлеге очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Шушылай итеп ветеран укытучылар белән мәктәбебездә тагын бик күп тапкырлар очрашырга, күрешергә язсын.

Розалия Җәмилева, Аккүз мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев