Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Үз эшенең остасы- Балалар иҗат үзәге укытучысы Дилшат Мөхәммәдиев

Соңгы елларда районыбызда балаларның техник иҗат белән шөгыльләнүләренә игътибар аеруча артты. Техник иҗатны мәктәпләрдә фән, инновацияләр, техника белән кызыксынган, белемгә омтылган һәм яңа фәнни ачышлардан хәбәрдар булырга теләгән укучылар аеруча үз итә.Икече яктан караганда, бу заман таләбе дә булып тора. Хәсәнова Найлә Назиф кызы Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы.

         Балалар иҗат үзәгендә техник иҗат буенча робототехника, конструкторлык, агач эшкәртү серләренә төшендерү, авто-судо модельләштерү юнәлешләрендә уңышлы эш оештырылган.


        Тикшеренү, конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген  популярлаштыру юнәлешендә эшчәнлек нәтиҗәләрен дә күрсәтергә өлгерде.Өстәмә белем бирү педагогы Мөхәмәдиев Дилшат Сәгыйть улы бу  юнәлештә үзенең хезмәт җимешләре белән хаклы рәвештә горурлана ала. 2022 елның гыйнвар аенда Рәсәй Федерациясе фән һәм югары белем министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе моңа ачык мисал булып тора.
               Укучыларга өстәмә белем бирү һәм фәнни-техник юнәлештә көчләрен сынарлык итеп эш оештыру – Дилшат Сәгыйть улының үз эшенә бирелгәнлеген тагын бер кат раслый.2021 елның декабрь аенда Казанда өстәмә белем бирү педагогларының техник иҗат буенча “Иң яхшы эшләнмәләр” республика күләм “Һәркемнең үз иҗаты” бәйгесендә катнашып, лауреат булды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде. 


            Татарстан Республикасы уйлап табучылар һәм рационализаторлар оешмасының 60-еллык Юбилей күкрәк билгесе белән, шулай ук Казан милли тикшеренү техник университетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе- куйган хезмәтенә хаклы рәвештә бәяләмә булып тора.
    Балалар иҗат үзәге коллективы үз хезмәтенә бирелгән әлеге хезмәттәшебезгә зур ихтирам һәм горурлык хисе белән карый.Киләчәктә дә яңа үрләр,сәламәтлек һәм уңышлар телибез!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев