Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә...

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне тирәсендә без нәниләр дөньясына кунакка килдек. Безне “Ромашка” балалар бакчасының иң кечкенәләр төркеме кунакка дәште.

Бүлмәләре искиткеч зәвык белән бизәлгән, якты, җылы, күңелле. Тәрбияче апабыз Рәзинә Рәфил кызы безне елмаеп каршы алды, балаларыбыз белән бик эчтәлекле шөгыль уздырды.

Кечкенә генә булсалар да, балалар бик тырыштылар. Төрле яклап үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Инде төсләрне аерырга өйрәнгәннәр, телләре матур гына ачылып килә, апаларының сорауларына үзләренчә җавап бирәләр. Бик тырышып зур һәм кечкенә үрдәкләрне «ашаттылар». Кыска гына вакыт аралыгында күпме тәрбияви моментларга игътибар иттек без. Дуслык — иптәшлек, күмәк һәм аерым эшләр, хезмәт тәрбиясе, табигатькә сак караш, кошларга мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү, вак моториканы үстерү өчен бик күп көч куя безнең тәрбияче апаларыбыз.

Без, әниләр, дәү әниләр бу шөгыльдән бик кәнәгать булып кайттык. Рәзинә апабызга, Фәнзилә апабызга, Рания апабызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, аларга киләчәктә дә эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.

Күкләребез аяз булып, дөньялар тынычланып, балаларыбызның шат көлүләрен генә ишетеп яшәргә язсын һәммәбезгә дә!

Тәрбияче апаларыбыз белән кулга — кул тотынышып, бер — беребез белән аңлашып, аралашып, балаларыбызны мәктәпкә озатканчы бергәләп тәрбияләргә язсын дип телибез.

Барлык әти — әниләр исеменнән Чулпан Хисамова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев