1 июль көнне эшләүче хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү тәртибе билгеләнде
Бу көнне эшләүчеләргә хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнәчәк.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). 1 июльдә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлау көнендә, эш хакы икеләтә күләмдә түләнә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлау көне – 1 июль – ял көне буларак түләнәчәк", – диелә ведомство хәбәрендә.
Шул рәвешле, бу көнне эшләүчеләргә хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнәчәк. 1 июльдә эшләмәгән кешеләр өчен айлык хезмәт хакы кимемәячәк.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, илнең төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә хезмәт өчен түләү бәйрәм көннәрендә хезмәт өчен түләү кебек үк Хезмәт кодексы нормаларына нигезләнгән.
Моннан тыш, 1 июльдә эшләүчегә башка вакытта ял көне алу мөмкинлеге дә бар. Ул чакта тавыш бирү көнендә хезмәт хакы гадәти күләмдә түләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев