Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Агыйдел буйлап йөзгәндә турист елгага баткан

Башкортостан хакимияте республика территориясендә көчле яңгырлар булу сәбәпле, туристларга елгалар буйлап йөзүдән тыелырга чакырды. Шуңа да карамастан, ял итүчеләр су күтәрелүнең никадәр куркыныч икәнен исәпкә алмаган. Бу ял көнендә Татарстаннан килгән турист Агыйдел елгасы буйлап йөзгәндә суга төшеп китә һәм бата.

Татарстаннан килгән 35 кешедән торган төркем кисәтүләргә карамастан, Агыйдел елгасы буйлап походка чыга. Арадан бер ир-егет көймәдә йөзеп барганда сумкасын елгага төшереп җибәрә, кулын сузып сумкасын эләктереп алырга теләсә дә, бөтерелеп аккан елгага үзе төшеп китә. Суга батучы коткару жилеты да кимәгән була, хәзерге вакытта аның гәүдәсен водолазлар эзли.

Соңгы мәгълүматлар буенча зыян күрүче Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев