Билгесез кеше мәктәптә атыш оештырган, дистәләгән бала һәлак була
Бүген социаль челтәрләрдә Швециядәге мәктәптән видео таралды, анда билгесез кеше атыш ачкан, дип хәбәр итә RT телеграм-каналы. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча, ун кеше һәлак булган, ким дигәндә биш кеше зыян күргән.
Җинаятьче мәктәптәге балаларга автомат- утлы корал белән һөҗүм иткән, хәзер җинаять мотивлары ачыклана. Полиция шулай ук аның ярдәмчеләре булырга мөмкин дип фаразлый. Һөҗүм итүче үз-үзенә кул салган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев